Танылган татар композиторы Ренат Еникеев вафат

Ренат Еникеев

Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Ренат Әхмәт улы Еникеев 83 яшендә дөньядан китте.

Танылган татар композиторы, Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Еникеев 13 мартта вафат булган. Аңа 83 яшь иде. Композитор үлеме турында мәгълүматны Азатлыкка Татарстан композиторлар берлеге сүзчесе Альмира Касьянова раслады.
“Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин композиторның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша” диде ул.

Композиторны озату 15 март 10 сәгатьтә Татарстан композиторлар берлеге урнашкан бинада булачак.

Ренат Еникевв 1956 елда Казан музыка училищесында теория-композиторлык бүлеген тәмамлаган, 1961 елда Казан консерваториясендә укып чыккан. Аннары музыка училищесында укыта, 1961-1963 елларда Г.Камал исемендәге академия театрында музыка бүлеген җитәкли. 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист һәм концертмейстер була, бер үк вакытта ТАССР Министрлар шурасының телевидение һәм радио комитетында эшли.

1990 елдан Татарстан композиторлар берлегенең идарә рәисе урынбасары һәм киңәшчесе булып тора.

Ренат Еникеев – күпсанлы симфоник әсәрләр, җырлар, романслар авторы. Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” спектакленә, “Кол Гали”, Нурихан Фәттахның “Саринә – Сармат кызы” пьесасына музыка язган. 1983 елда аңа Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә.

2017 елның язында Татарстан мәдәният министрлыгы композиторның 80 яше уңаеннан аның юбилей концертын уздырды. Акча янга калдыру максатыннан Ренат Еникеевның бәйрәме икенче бер Татарстан композиторы – Леонид Любовскийның 80 яшлеге белән берләштереп билгеләнде. Моңа каршылык белдерүчеләр дә булды.