Мәскәүдәге пикетта куәт хезмәткәрләре хокук яклаучы Лев Пономаревны кыйнаган

Лев Пономарев

Мәскәү үзәгендә ФСБ бинасы янында сәяси репрессияләргә каршы ялгыз пикетларда катнашучылар арасыннан 50гә якын кеше тоткарланган.

Мәскәү үзәгендә ФСБ бинасы янында сәяси репрессияләргә каршы ялгыз пикетлар оештыручыларны полиция тоткарлаган. "Ученик" һөнәр берлеге вәкиле Леонид Шайдуров әйтүенчә, иминлек хезмәткәрләре аны кыйнап кулын сындырган. 50ләп кеше Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, полиция бүлекләренә алып кителгән дип хәбәр итә ОВД-Инфо. Тоткарланган кешеләр арасында озак еллар хокук яклау белән шөгыльләнүче Лев Пономарёв һәм оппозиция җитәкчеләренең берсе Сергей Удальцов та бар. Куәт органнарының берничә хезмәткәре 79 яшьлек хокук яклаучы Лев Пономаревны кыйнаган. Бу турыда Пономаревның адвокаты Василий Кушнир хәбәр итә.

ФСБ янында тоткарлаулар

Активистлар бер-береннән кул сузымы ара ераклыкта басып ФСБ бинасын әйләндереп алырга теләгән. Чараны оештыручыларның берсе Ольга Мирясова Коммерсантка белдергәнчә, Лубянка мәйданындагы бу протест “1989 ел чарасына ишарә” буларак уйланган. 1989 елның 30 октябрендә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә КГБ бинасын протестта катнашучылар “җанлы чылбыр” белән уратып алган иде.

Шимбә чарасынының шаһитлары сөйләгәнчә, полиция чарада катнашучыларны пикет башлану белән үк автозакларга илтеп яба башлаган. Хәзерге вакытта тоткарланган кешеләрне полиция бүлекләренә таратканнар. Аларга нинди гаеп белдерелүе әлегә хәбәр ителми.