"Суверен Рунет" сынаулары коронавирус сәбәпле күчерелә

Русиядә интернетны дөнья челтәреннән аерып куярга өйрәнүләр 20 мартта узмаячак.

“Суверен Рунет” канунына ярашлы Русия төбәкләрендә узарга тиеш булган күнегүләр коронавирус сәбәпле үтми калачак, дип хәбәр итә Интерфакс. Русия элемтә министрлыгы мәгълүматынча, Русия интернетын дөнья челтәреннән аерып куярга өйрәнүләр 20 мартта узарга тиеш булган. Киләсе укулар 20 июнь, 20 сентябрьгә билгеләнгән, ләкин бу график үзгәрергә мөмкин диелә хәбәрдә.

1 ноябрьдән Русиядә "суверен Рунет" турында канун гамәлгә керде. Бу канун Рунетны дөнья челтәреннән өзеп куярга мөмкинлек бирә.

Русия хакимияте бу чаралар илне дөньядан аеру өчен түгел, ә "читтән һөҗүм куркынычы" булган очракта Рунет тотрыклылыгын саклап калу өчен, дип ышандыра.

Рунетны автоном эшләүгә күчерү җиһазларын беренче сынаулар 2019 елның декабрендә узды һәм берничә көн дәвам итте. Сынауларда ил күләмендә эшләүче дүрт элемтә операторы катнашты.

"Суверен интернет"ны Татарстан һәм Башкортстанда сынап карарга мөмкиннәр диелгән иде. Белгечләр "бу милли республикаларны тикшереп карау булырга мөмкин" дип саный.