Медиа: Конституция үзгәрешләре өчен тавыш бирү июньгә күчерелергә мөмкин

Русия Конституциясе китапчыклары

22 апрельгә билгеләнгән гомумхалык тавыш бирү чарасы җәйгә күчерелергә мөмкин, төгәл көне элегә билгеләнмәгән.

Русиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында гомумрусия тавыш бирү чарасы 22 апрельдә узмаска мөмкин. Кремльдә аны күчерү турында сөйләшүләр бара дип яза Ведомости. Газета моны Кремльдәге берничә чыганагына таянып хәбәр итә.

Тавыш бирү көнен коронавирус куркынычы сәбәпле күчерергә мөмкиннәр. Яңа дата әлегә билгеле түгел, аның июнь аенда булу ихтималлыгы фаразлана. Тавыш бирүне күчерү якын көннәрдә игълан ителергә мөмкин диелә.

Тавыш бирүнең яңа датасы мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре белән дә бәйле, чөнки сайлау урыннары гадәттә мәктәпләрдә урнашкан. Бердәм дәүләт имтиханнары быел 25 майдан 29 июньгә кадәр уза.

Тавыш бирүне 8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көне белән кушарга җыенмыйлар дип яза газета.

"Коммерсантъ" язганча, Үзәк сайлау комиссиясе төбәкләргә Конституциягә үзгәрешләрне аңлаткан китапчыклар гына бастырырга кушкан, ә башка төрле басма продукцияне чыгаруны туктатып торырга боерган. Комиссия вәкилләре "дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә" бу мәсьәләгә ачыклык кертелер дип ышануларын белдергәннәр.

Элегрәк Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Конституциягә үзгәрешләр турында вакытыннан алда һәм өйдән торып тавыш бирүне бер атна дәвамында уздыруны тәкъдим иткән иде. Коронавирус эпидемиясе булу сәбәпле, Памфилова халыкка куркыныч янаган очракта тавыш бирү "һичшиксез уздырылмаячак" дип белдерде. Аннан алда Руси президенты Владимир Путин бу чараны күчерү ихтималын таныды.

• Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.
• Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән "рәттән" дигән сүз алып ташлана. Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең "дәүләт коручы халык теле" булуы язып куела.

• 10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.
• 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады