Уфадагы тарихи һәйкәлләрнең яртысы мөшкел хәлдә

Уфада Бухартовскийлар йорт-утары

42 мәдәни мирас объектының егерме берендә төзекләндерү эшләре уздыру зарур. Инвесторлар тарихи биналарны алырга теләми.

Уфа мэриясе шәһәрдәге тарихи биналарның зур өлеше кәнәгатьләнерлек хәлдә булмавын таныган. 24 мартта узган киңәшмәдә шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Чебаков Уфадагы мәдәни мирас объектларының торышы хакында хисап биргән. Бу турыда mkset.ru яза.

Чебаков сүзләренчә, шәһәрдәге 42 тарих һәм архитектура һәйкәленең 21е кәнәгатьләнерлек хәлдә түгел. 39 объект шәһәр казнасында исәптә тора. Тагын дүрт тарихи йорт ике муниципаль унитар ширкәт карамагында.

Шәһәр идарәсе тарихи биналарда яшәүче кешеләрне башка торакларга күчерү белән шөгыльләнә. Бушаган йортларны ул инвесторларга тапшырырга өметләнә. Шул сәбәпле, шәһәрнең быелгы бюджетына бу йортларны төзекләндерүгә һәм аларны карап тотуга акча салынмаган. Алай гына да түгел, шәһәрнең 2022 елга кадәр исәпләп куелган бюджетында да бу максаттан акча каралмаган.

Мэрия тарихи биналарны 1 сум бәя куеп аукционга сатуга куярга җыена. Быел андый сату әлегә игълан ителмәгән. Узган елда бер генә аукцион үткән: сатуга Аксаков урамындагы Бухартовскийлар утарының 288 дүрткел метр мәйданлы флигеле куелган булган. Бинаны 25 елга арендага бирергә теләгәннәр, бәясе елга 623 сум булыр дип фаразланган. Инвестор бинаны төзекләндергәч, бер дүрткел метрына 1 сум күләмендә аренда түләп торырга тиеш булган. Ләкин бинаны алырга теләүче булмаганлыктан аукцион узмый калган.

13 март кичендә Уфадагы Бухартовскийлар утары янгыннан соң шәһәрдәге архитектура һәйкәлләрен саклап калу өчен янып йөрүче активистлар пикетлар оештырды.

Алар шулай ук прокуратурага гариза язып, мэриянең Мәдәни мирас объектлары турында федераль канунны үтәүдә ваемсызлык күрсәтүен тикшерергә сорады. “Уфа идарәсе мәдәни мирас объектларын саклауда үз вазифаларын үтәми генә түгел, аларның тиз арада юкка чыгуына шартлар да тудыра” дип белдерде активистлар. Бу гаепләүләргә шәһәр идарәсеннән рәсми җавап бирелмәде.