АКШ Сенаты ил икътисадына 2 триллион доллар күләмендә ярдәм итүне хуплады

Ширкәтләргә, кече эшмәкәрлеккә, сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Ватандашларга акчалата түләүләр көтелә.

АКШ сенатында демократлар һәм республикачылар илнең коронавирустан зыян күрүче икътисадына ярдәм күрсәтү турында килешүгә ирешкән. 26 мартта Сенат әлеге канун өлгесен хуплап тавыш бирде. Бу максаттан 2 триллион доллар бүлеп бирергә ниятләнә. Бу АКШ тарихында илнең икътисадына кризислар вакытында күрсәтелгән иң зур күләмле ярдәм булачак.

АКШ хөкүмәте ярдәме төрле өлкәләргә кагылачак. Аерым алганда:

  • Эпидемия сәбәпле зыян күргән ширкәтләргә ярдәм итү өчен 500 млрд долларлык фонд булдырыла.
  • Кече эшмәкәрлеккә 350 млрд доллар юнәлтелә.
  • Хезмәт хакы елына 75 мең доллардан артмаган һәр американга 1200 доллар күләмендә акчалата түләү, һәр балага 500 доллар түләү.
  • Сәламәтлек саклау өлкәсенә өстәмә рәвештә 130 миллиард доллар акча бирү
  • Эшсез калган кешеләргә дүрт ай дәвамында элек алган хезмәт хакы күләмендә акча түләп тору күздә тотыла.

26 мартка алынган саннарга караганда, АКШта коронавирус 69 меңнән артык кешедә табылган. 25 март киченә авыру бер меңнән артык кешенең гомерен өзгән.

Хәзерге вакытта АКШта 100 миллион кеше – эшкә сәләтле халыкның өчтән бере – карантинда утыра һәм аларга социаль аралашу чикләнгән. Шул сәбәпле күп кенә ширкәтләр ябыла, эшсезлек дәрәҗәсе үсә.

24 мартта президент Дональд Трамп карантин чараларының апрель урталарына бераз йомшаруына өмет белдерде. “Американнар эшкә кире кайтырга тели” дип язды Трамп Twitter-да.