Русиядә коронавирус йоктыручылар саны рәсман бер меңнән арткан

Татарстанда тагын бер вирус йоктырган кеше теркәлгән.

Русиядә бер тәүлектә 196 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Моны вируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Шулар арасында 157 кеше – Мәскәүдә. Мордовия һәм Дагыстанда беренче инфекцияле кешеләр теркәлгән. Русиядә вирусны барлыгы 1036 кеше йоктырган дип хәбәр итә дәүләт оешмасы, аларның 703-е – Мәскәүдә.

Татарстанда яңа бер вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергәнчә, әлеге кеше Татарстанга Мәскәү аша Испаниядән килгән. Аның сүзләренчә, вирус йоктырган кеше хастаханәдә, табиблар күзәтүендә. Аның хәле яхшы дип бәяләнә.

Рәсмиләр Татарстанда хәзер барлыгы 11 очрак турында хәбәр итә. Башкортстанда әлегә 4 очрак турында хәбәр ителә.

Эпидемия башланудан бирле Русиядә коронавирустан 3 кеше үлгән. Барлыгы илдә 45 кеше вирустан сәламәтләнгән.

Коронавирус таралышын булдырмас өчен Татарстанда 28 марттан барлык сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре ябылачак.