Медиа: Чечняда карантин бозучыларны пластик торбалар белән кыйныйлар

29 мартта Рамзан Кадыров игълан иткән карантин кергәннән соң полиция хезмәткәрләренә полипропилен торбалар өләшкәннәр. Алар саклану битлеге кимәгән кешеләрне кыйный.

Чечен республикасында 29 марттан карантин гамәлгә керде, халыкның өйдә утыру тәртибен бозу очракларын полиция тикшерә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре пластиктан эшләнгән торбалар белән коралланган, алар урамда битлек кимәгән кешеләрне очратса, шул торбалар белән сугып, өйләренә кайтарып җибәрә. Шәһәрдә саклану битлекләре сатып алып булмый, даруханәләрдә алар юк дип яза Новая газета бу хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләр сүзләренә таянып.

Газета искәрткәнчә, шундый ук торбаларны Чечен республикасында полиция “яшерен төрмәләрдә” тотылучыларны газаплауда да куллана.
Аннан алда Чечня парламенты рәисе Магомед Даудов һәм эчке эшләр министры Руслан Алханов урамга кирәксезгә яки битлек кимичә чыккан кешеләргә карата “канунга туры килмәгән чаралар” кулланылачагын белдергән иде.

28 мартта Чечня җитәкчелеге Грозныйга республиканың бүтән районнарында теркәлгән кешеләр керүен чикли башлады. Полипропилен торбалар тоткан полиция юлларда кизү тора. Алар машиналарны туктатып, битлексез кешеләрне машинадан тартып чыгарып, таяклар белән кыйный дип сөйләгән шаһитлар.

Моннан тыш, халыкка өйләрендә битлекләр тегәргә кушылган. Хакимият вәкилләре кулдан тегелгән битлекләр сатып алынган медицина битлекләреннән хәтта яхшырак та дип белдергән.

Март уртасында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров халыкны коронавирустан курыкмаска чакырган иде. Сәламәт кешеләр чиргә бирешмәс, сәламәтлеге булмаганнар – бирешер дип “тынычландырган” ул халыкны. Ә медиаларда чир таралу турында хәбәрләрне хакимият вәкилләре паника дип атаган.

Шулай да 23 мартта Кадыров Чечняда кафе һәм рестораннарның күбесен ябарга кушкан. Шулай ук уку һәм спорт оешмалары да ябылган. 24 мартта Чечняда коронавирус йоктыруның бер очрагы теркәлгән, тагын ике кеше авыру булуда шикләнелеп, хастаханәгә урнаштырылган. Шул ук көннәрдә Кадыров коронавирус карантинын бозучыларны үтерергә кирәк дип белдергән.

Шул ук вакытта 25 мартта, Русия президенты коронавирус куркынычы сәбәпле халыкка өйләрендә утыруларын сорап мөрәҗәгать белән чыккан көнне Кадыров тантаналы рәвештә Грозныйда Сәнгать йортын ачты, диелә. Чарага йөзләрчә кеше килгән, алар арасында балалар һәм картлар булган.

30 март саннарына караганда, Чечня республикасында коронавирус йоктыруның 9 очрагы теркәлгән.