Башкортстанда бөтен кибетләрдә, сыра сату урыннары, кафе һәм рестораннарда 2 апрельдән хәмер сатуга тыю кертелә. Кичке 18.00 дән иртәнге 10.00 кадәр спиртлы эчемлекләр сатылмаячак. Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров язып чыкты.
“Кичен хәмер алырга кибетләргә чыгуыгыз бер дә яхшы бетмәс. Шул ук вакытта алкоголь белән канун бозып сату итүгә каршы көрәшне дә арттырабыз. Кемгәдер ошамый икән, гафу үтенәм. Тарих үзе бәя бирер” дигән Хәбиров.
30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ял атнасында Башкортстанда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү кертү ихтималын Хәбиров элегрәк белдергән иде. “Хокук бозулар, өйдә көч куллану, янгыннар саны артканын күрсәк, республикада хәмер сатуга чикләү кертергә мөмкинбез” диде.
Башкортстанда җәмәгать оешмалары хәмергә каршы актив эш алып бара. Республика хөкүмәте озын яллар вакытында аракы сатуны чикли.
Моннан тыш, Русиянең башка төбәкләрендә дә коронавирус эпидемиясе көннәрендә хәмер сату сәгатьләрен киметә. Карелиядә шундый чикләүләр 1 апрельдән гамәлгә керде. Карелия җитәкчесе Артур Парфенчиков социаль челтәрләрдә белдергәнчә, спиртлы эчемлекләр сату иртәнге уннан көндезге сәгать икегә кадәр генә рөхсәт ителә.
Якутиядә 31 марттан исерткеч эчемлекләр сатуны төбәк башкаласы Якутскида, шәһәр янындагы Җатай бистәсендә һәм республиканың тагын ике районында чикләгәннәр. Якутия җитәкчесе Айсен Николаев моны исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны артуы белән аңлаткан дип яза РИА Новости.