Росстат Русиядә халык саны алуны бер елга кичектереп торуны тәкъдим итә. Бу турыда Интерфакска оешманың җитәкчесе Павел Малков белдергән.
Русиядә халык саны алу 2020 елның 1 октябрендә башланып, 31 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Моннан тыш, кеше күп яши торган төбәкләрдән читтә урнашкан урыннарда һәм ерак районнарда халык санын алу эшләре 1 апрельдән башланырга тиеш булган. Ләкин коронавирус эпидемиясе шартларын исәпкә алып, 30 мартта Росстат бу эшләрне соңгарак күчерергә карар иткән.
Павел Малков белдергәнчә, җанисәпне уздыруның яңа вакытын Русия хөкүмәте билгеләячәк.
Җанисәп вакытын күчерү аның сыйфатына һәм нәтиҗәсенә тәэсир итмәячәк, киресенчә, аны уздырырга яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк дигән Малков. “Быелгы җанисәп Русиядә беренче тапкыр дигитал форматта уза, безгә аны уздыруның технологияләрен, кеше мәгълүматының иминлеген тәэмин итү юлларын өйрәнергә, халык санын алучыларны өйрәтергә вакыт җитми, болар җанисәпне күчерергә теләвебезнең тагын бер сәбәбе булып тора” дигән ул.
Коронавирас аркасында башка илләрдә дә халык санын алу кичектерелә, аерым алганда АКШ, Бразилия һәм Кыргызстанда шундый карар кабул ителгән.
Бөтенрусия халык санын алуны дигитал технологияләрне киң кулланып уздырырга ниятлиләр. Иң зур яңалык – дәүләт хезмәтләре порталында җанисәпне кеше мөстәкыйль рәвештә уза ала. Халык санын алучылар өйдән-өйгә йөргәндә Русиядә эшләнгән махсус планшетлар кулланачак. Шулай ук русияләр үзләре турында мәгълүматны “Минем документларым” күпфункцияле үзәкләрдә дә тапшыра ала.
Җанисәпкә Русия бюджетыннан 33 миллиард сум бүлеп бирелә, шуның яртысы халык санын алып йөрүчеләргә хезмәт хакы түләүгә китәчәк.