Татарстанда шәһәр читендәге йортка бару-кайту һәм күченү өчен рөхсәт вакыты озайтыла

Коронавируска каршы изоляция чикләүләре чорында Татарстанда шәһәр читендәге йортка бару-кайту өчен көненә 2 мәртәбә икешәр сәгать, күченү өчен 3 көнгә бер мәртәбә 6 сәгать вакыт биреләчәк.

Татарстанда шәһәр читендәге йортка бару һәм аннан кайту өчен (6нчы максат) СМС аша рөхсәт нигезендә бирелә торган вакыт озынлыгы 1 сәгать урынына 2 сәгать дип үзгәртелә. Мондый рөхсәтне көнгә ике мәртәбә алып булачак. Күченү өчен (9нчы максат) рөхсәт ителгән вакыт озынлыгы 1 сәгать урынына 6 сәгать итеп үзгәртелә. 9нчы максат белән бирелүче рөхсәтне 3 көнгә бер тапкыр гына кулланып булачак.

Бу кешеләрдән вакытны озайту турында мөрәҗәгатьләр күп килү сәбәпле үзгәртелә диелә. Өйдән чыгу өче телефон аша санлы рөхсәт алу таләп ителгән калган 8 максат өчен бирелүче вакыт озынлыгы элеккечә бер сәгать булып кала һәм андый рөхсәтләр көнгә икедән артык бирелмәячәк.

Коронавирус таралуга каршы чаралар кысаларында 31 апрельдә Татарстанда, чыгарма булган кайбер очракларны искә алмаганда, өйдән смс аша рөхсәт алып кына чыгу тәртибе кертелде. Әлеге тәртип шартлары белән биредә таныша аласыз.

3 апрельдә Казанда елга буенда йөргән өчен 23 яшьлек бер егеткә 15 мең сум штраф салганнар. Аның эштән бирелгән белешмәсе дә, СМС аша алынган бернинди рөхсәте дә булмаган.