Җырчы Динә Гарипова фикеренчә, "Зөләйха күзләрен ача" китабының да, сериалының да зур бәхәсләр тудыруы нормаль күренеш һәм һәр кеше үз фикерен җиткерергә хаклы. Ул Азатлыкка сериалны төшерүче иҗади төркем белән ни рәвешле эш иткәне, "Ай, былбылым"нан башка нинди җырлар тәкъдим иткәне һәм режиссер аларны ничек сайлаганы, "упыриха" (убырлы карчык) белән аның әбисе арасында нинди бәйләнеш булуы, Александр Градскийның татар җырларын тыңлаганда ни өчен елаганы һәм "изоляция" вакытында "Этно" альбомын яздыруы турында сөйләде.
Your browser doesn’t support HTML5
— Динә, "Россия" каналында барган сериалга карата барысы да фикерен әйтеп бетте бугай. Фильм китаптан да резонанслырак булды. Шартлаган бомба эффекты барлыкка килде. Сез бу сериалны карагансыздыр, нинди фикерләр тудырды?
— Киноны карадым, әмма комментарларны күзәтмәдем. Миңа калса, фильм тәэсирле. Мин телевизор аша сериаллар аз карыйм, ә бу юлы гаилә белән һәр кич карадык. Сыйфатлы төшерелгән.
Гүзәл Яхина җитди материалны җентекле өйрәнеп, туплаган мәгълүматны әсәрендә никадәр оста куллануы ошады. Мин үзем дә таныш-белешләрне кино күңел ача торган булмаячак дип алдан кисәтеп куйдым. Җитди әсәр, күңелне тырный торган урыннар булачак дип әйттем.
Гаҗәп, әмма Чулпан Хамматова Зөләйха образын бик оста күрсәтте. Беренче серияләрдә ул берни дәшми, тавышы чыкмый, әмма күзләре, мимикасы белән һәр фикерне җиткерә алды. Моны күпләр билгеләде.
Фильмны караучылар арасында төрле фикер әйтүчеләр булды, әмма шул ук вакытта күп кешеләр үз гаилә, ата-бабалары тарихлары белән бүлеште. Битараф калучылар аз булды. Сериалда чын хисле тормыш. Бер сериядә ничә кешенең язмышы шаһиты буласың, алар өчен борчылып утырасың. Әнием карый да минем әби-бабайлар ул вакытта ничек яшәгәнен сөйли. Чыннан да михнәтле чорлар.
Шул ук вакытта фильмда матурлык, яктылык та бар. Ананың балага карата назлылыгы күренә. Көтеп алынган баласын яклар өчен, төрле авырлыкларны җиңәр өчен анада барлыкка килгән көч киләчәккә ниндидер өмет өсти. Монда уйланырлык шулкадәр күп әйбер бар! Һәр кеше үзенә гыйбрәт алырга мөмкин.
— Китабы да ошадымы? Күп тәнкыйтьчеләр, татарлар күрсәтелә, әмма аларның яшәеше, аралашу манерасы, менталитеты, гореф-гадәтләре дөрес шәрехләнмәгән, дип тәнкыйтьләде. Күбесе романдагы, сериалдагы кайнананы күреп үз әбиләре, әниләре белән чагыштырды да, чынбарлыкка туры килми дип әйтте. Сезгә бу әсәрдә нәрсә ошамады һәм нәрсәсе якын булып тоелды? Убырлы карчык образы сезнең әбиләрегезгә туры киләме?
— Нинди генә әсәр барлыкка килмәсен, китап, фильм, җыр булсынмы ул, аны ошатучылар һәм ошатмаучылар, аны якын итүчеләр дә, яратмаучылар да була. Кемдер тарихка туры килми дип әйтә. Мин тарихчы да, әдәбиятчы да түгел. Әмма миңа китап ошады. Ул җиңел, рәхәт укыла. Яхина үзе дә мөмкин кадәр гади тел белән гаилә тарихын язарга тырышуын сөйләгән иде. Әмма әсәр көчле булып чыкты. Зөләйханың ничек үскәнен күрә алабыз, нечкә күңелле, каршы сүз дәшмәс кыздан үзен, баласын якларлык матур хатынга әверелүен күзәтеп була. Миңа тәэсир итте бу китап һәм авторына рәхмәт, һәрбер китап шулай йөрәккә үтеп керә алмый.
Барлык татарлар да әсәрдәге образлар кебек дип нәтиҗә ясау дөрес түгел
Әмма әсәрдәге образлар — барлык татарлар да шундый дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Бу аерым бер гаиләнең тарихы, аерым бер хатынның язмышы. Барысы да шулай яшәгән, бу гадәти татар тормышы дип тә әйтелми. Төрле кешеләр бар, якты күңеллеләр дә, усаллар да була. Әдәби әсәр жанрында уңай һәм тискәре каһарманнар да, алар уза торган киртәләр дә булырга тиеш. Зөләйха өчен кайнанасы бер сынау кебек була.
Һәр кешенең үз фикере бар, һәм аны яңгырату да нормаль күренеш. Кемдер – әйе, бу безнең тарихка охшаш, кемдер – юк, ди. Гүзәл Яхина да әзерләнгәндер, укыгандыр, әбисе белән күп сөйләшкәндер. Бу – документ түгел, әдәби әсәр.
— Сериалда татар җырлары яңгырый, шуларның берсе – "Ай, былбылым". Бу – борынгы татар җыры һәм бөтен татарлар тарафыннан яратылган җырларның берсе. Аны башкаруда, яздыруда иң авыры нәрсә булды?
Татардан ерак кешеләрнең дә күңеленә үтеп керердәй итеп башкару максаты бар иде
— Бу җырны балачактан ук беләм. Әнием аны бишек җыры буларак җырлап мине үстерде. Яратам, якын итәм, чөнки ул канга сеңгән. Балачактан ук җырчы булырга хыялланганга күрә, үскәч, үз альбомнарым барлыкка килгәч, концертларым оештырылганда бу җыр, һичшиксез, минем репертуарымда булачак дип хыялланып үстем. Татарлар өчен бу җыр – тарих, бу аның яшәеше, аның мәдәниятенең матур үрнәге. Миндә аны җырлап татар теле, мәдәниятеннән ерак булган кешеләрнең дә күңелләренә үтеп керердәй итеп башкару теләге, максаты бар иде. Иң авыры шул булды.
БУ ТЕМАГА: "Зөләйха күзләрен ача": татарны мыскыл итүме, гади хатын-кыз язмышымы?Телне белмәгән килеш тә барысы да аның ни турында икәнен аңласын яки уйлансын иде дигән хыял белән эш иттек. Яңа, үзенчәлекле аранжировка ясалды. Мәскәүдәге концертта беренче тапкыр аны башкаргач, яныма килгән кешеләр җыр сүзләрен аңламадык, әмма җыр йөрәккә үтеп керде, нур белән уратып алды дип хисләре белән уртаклашты. Кешеләрдә матурлык, җылылык хисләре туа, чыннан да, ул ниндидер барысына да якын булган бишек җыры буларак кабул ителде. Радик Сәлимовка, Сергей Крыльцовка рәхмәт, алар халык җырының яңа яңгырашын булдыра алды. Төрле милләт кешеләре яза икән, димәк, ул һәр кешенең күңеленә үтеп керә алган һәм мин шуның белән бәхетле.
— Сез бу җырны Чулпан Хамматовага тәкъдим итүегезне сөйләгән идегез матбугатка. Ә башка җырларны тәкъдим иттегезме? Ни өчен режиссер нәкъ менә шушы җырны сайлады дип уйлыйсыз?
Безнең җыр фильмның төп җыры итеп сайланып, һәр серия башында, ахырында яңгыраячак дип күз алдына да китермәгән идем
— Сериал төшерә башлагач, мин Чулпанга смс яздым, татар альбомын әзерлим, ул җырлар сезгә дә файдалы булыр, бәлки, кирәге чыгар дип тәкъдим иттем. Берничә җырның демо версияләрен җибәрдем. Режиссер үзе соңрак шалтыратты, "Ай, былбылым" җыры ошады, ничек куллануыбызны әлегә белмим, уйларбыз, диде. Ул вакытта фильм төшерелә генә иде, эш бара гына иде. Әмма мин безнең җырны фильмның төп җыры итеп сайланып, һәр серия башында, ахырында яңгыраячагын күз алдына да китермәгән идем. Белгәч, бик шатландым.
Ни өчен сайлаганнарына килгәндә, бәлки, татарга якын булган җырны яңгыратып һәр татарга аңлашылган төшенчәләрне җиткерергә теләгәннәрдер, башкаларга исә татарга хас булган колоритны җиткерәсе килгәндер. Бу җыр Зөләйха образына да туры килә ул. Бер яктан нечкә, хисле, ләкин шул ук вакытта көчле. Җыр да нәкъ шундый. Фильм өчен җыр бераз гына үзгәртелде, бераз кыскартылды.
— Динә, татар телле "Этно" альбомына тагын нинди җырлар керде һәм ул кайчан дөнья күрәчәк?
— Альбом әле тулылана, яңа җырлар табыла, языла. Без нинди халык җырларын яратасыз, нинди җырларны ишетергә телисез дип сораштыру да ясадык. Кешеләр без белмәгән җырларны да җибәрә. Альбомда татар халык җырлары да, махсус язылган композицияләр дә урын алачак. Безнең зур иҗади такым барлыкка килде. Радик Сәлимов аранжировкалар да ясый, җырлар да яза. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Данилә Вәлиуллина бик шәп текстлар яза. Гөлнара Тимербулатованың да миңа махсус язылган җыры бар. Волгоград, АКШтан музыкантлар белән эшлибез. Алар берсе дә татар телен, мәдәниятен белми, аларга татар халык җырларын күрсәттем, алар фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.
Ни өчен чит төбәк, ил кешеләре? Алар без ишетергә күнеккән җырларга яңа аһәң өсти, яңалык алып килә ала. Кызык, әмма алар барысы да татар җырларын колоритлы, үзенчәлекле дип бәялиләр. Бергәләп "Этно" композициясе туды, мин аны беренче тапкыр тыңлагач, сүз дә дәшә алмадым, балачакка кайттым, киң болыннар, далалар күз алдына басты... Матур ул, тизрәк альбом эшләнеп бетсен иде. "Изоляция" режимы, дөньядагы хәлләр аркасында студиядә эшләп булмый, әмма азмы-күпме эш бара. Тизрәк бетсен дә бу карантиннар...
— Ә татарча альбом яздыру ни өчен кирәк иде? Бу нәрсәнедер исбат итүме?
Градский татар җырларында ниндидер тылсым бар, аны сүз белән аңлатып булмый дип әйтте
— Татар җырлары минем туган мәдәниятнең зур өлеше. Мин туган телдә җырларны башкарырга яратам. Концертта мин бер яки ике булсын, татарча җырларга тырышам. Татарстаннан читтә булса да, татар телен белмәгән аудитория каршында да татарча җырларга тырышам. Мин кайтаваз ишетәм, кешеләрнең рәхмәтен тоям, әмма шул ук вакытта кешеләр яңа әйбер көткәнен дә сизәм. Кешеләр татар җырларын ярата, аларга минем җырлаганым якын. Иҗади төркемем белән без танылган җырларны яңача эшли алабыз, үзебезнеке итеп чыгара алабыз. Мине тыңлаучылар һәрвакыт татар җырларын аерып билгели. Александр Градский да концертымнан соң күз яшьләре белән татар җырларында ниндидер тылсым бар, аны сүз белән аңлатып булмый дип әйтте. Татар җырлары, көйләре сиңа бик килешә дип фикерен җиткерде.
Татар җырлары яшәргә, үсеш алырга тиеш. Татар мәдәнияте үсешенә минем дә өлешем керсен дип тырышам. Татар җырларының асылын югалтмыйча аларга яңа аһәң өстисе килә. Барысы да уңышлы килеп чыгуына өмет итәм.