Мари Иле мөфтие һәм журналистлар ике имамга яла ягу маддәсе нигезендә тикшереләчәк

Рафаил Сафин (с) һәм Фәрит Шаһиев (у)

Март башында вазифаларыннан алынган имамнар Рафаил Сафин һәм Фәрит Шаһиев турында аларның “Сөләйманчылар” оешмасына катнашы бар дип телевидениедән күрсәткән журналистларга һәм төбәк мөфтиенә карата җинаять эше ачылырга мөмкин.

Марий Иле мөфтие Фәнүс Сәлимгәрәев, шулай ук “Марий Эл” дәүләт телерадиоширкәте хезмәткәрләре гамәлләрендә “яла ягу” маддәсе нигезендә җинаять эше билгеләре күренә дип белдергән республика Эчке эшләр министрлыгы. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыевкә килгән хатта языла. Хатка Мари Иле республикасының Экстремистлыкка каршы көрәш үзәге башлыгы Борһанов кул куйган. Нәгыев Азатлыкка әлеге хат турында аңлатма бирде.

Март башында Мари Иле республикасының Звениговский районы мәчетенең ике имамы Рафаил Сафин (Мочалище бистәсе) һәм Фәрит Шаһиев (Красногорски бистәсе) вазифаларыннан алынды. 2019 елның 30 декабрендә мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге Мари Иле мөселманнары төбәк диния идарәсе җыелышта шундый карар чыгарган. Соңрак "Марий Эл" ГТРК каналында бу имамнарны "Сөләйманчылар" сектасы тарафдарлары булуда гаепләп тапшыру чыгарды.

Руслан Нәгыев

Адвокат Нәгыев ярдәме белән әлеге имамнар мөфтине һәм тагын берничә кешене, шулай ук “Марий Эл” журналистларын “яла ягу” маддәсе нигезендә тикшерүне сорап, тәртип оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

“Без бу турыда Баш прокуратурага да шикаять яздык. Башта Мари Иле прокуратурасына яздык, әмма аннан төгәл җавап ала алмадык, “без дини оешмалар эшенә кысылмыйбыз” дигәнрәк җавап килде. Шуңа күрә без баш прокурорга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык. Бер атна элек җибәрдек, әлегә җавап юк, көтәбез” дип сөйләде Нәгыев.

Аның сүзләренчә, шикаятьләрне алар прокуратурага да, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитетына да юллаган булган. Эчке эшләр министрлыгыннан җавап килгән.

Эчке эшләр министрлыгы җавабы

“Эчке эшләр министрлыгы җавабында ачык язылган: журналистлар һәм Сәлимгәрәев гамәлләрендә җинаять билгеләре күренә. Әлбәттә, бу аларга хөкем карары түгел, аларның җинаять кылуын таныган хөкем карарын мәхкәмә генә чыгара ала. Ләкин бу очракта министрлык ачык һәм төгәл итеп әйтә: җинаять билгеләре бар. Шуңа бәйле рәвештә, җинаять эше ачу өчен материал җибәрелгән. Бу инде зур нәтиҗә дияргә була, нәкъ менә “яла ягу” җинаяте булу нигезендә” дип аңлатты адвокат.

Нәгыев сүзләренчә, якын арада алар “Марий Эл” журналистларына карата да шикаять җибәрәчәкләр. Алар чыгарган видеосюжетлар имамнар Сафин һәм Шаһиевның намусын, абруен һәм эшлекле репутациясен боза дип белдерә адвокат.

“Безнең яклау ике юнәлештә бара: сивил эшләр (намус, абруй һәм эшлекле репутацияне яклау турында шикаять) һәм җинаять эшләре юнәлешендә (“Яла ягу” маддәсе). Без чыннан да яла ягу булды дип саныйбыз, һәм эшне гаепләү карары чыгаруга җиткерергә ниятлибез” диде Нәгыев.