"Акыллы карантин": Чехия вируска каршы ничек көрәшә

Прага күренеше

Дөньяның төрле илләрендә коронавируска каршы көрәш турында мәгълүмат бирүне дәвам итәбез. 27 апрельдән Чехиядә карантин чаралары акрынлап йомшартыла башлады. Бу ил Европада беренчеләрдән булып ябылды һәм беренчеләрдән булып ачыла. Азатлык Чехиянең коронавируска каршы көрәш алымнарын барлады.

Чехия

Чехия — Үзәк Европада урнашкан ил. Европа берлегенә керә. Австрия, Германия, Польша, Словакия белән чиктәш. Мәйданы — 78 866 км². Халык саны — 10,63 миллион чамасы (2019).

Чехиядә ничә кеше авырды?

27 апрельгә Чехиядә коронавирус белән авыручылар 7431гә җитте. 2626 кеше савыккан, 222 кеше үлгән.

Илдә карантин кайчан кертелде?

Чехиядә коронавирус йоктыруның беренче өч очрагы 1 мартта теркәлде. Өчесе дә Төньяк Италиядән кайткан иде.

12 мартта Чехия хөкүмәте илдә 30 көнгә гадәттән тыш хәл тәртибе кертте һәм бөтен республикада карантин игълан ителде. Гадәттән тыш хәл тәртибе соңрак 30 апрельгә кадәр озайтылды.

Нәрсәләр тыелды?

Кешеләргә ил буйлап ирекле йөрү тыелды, ләкин азык-төлек, косметика кибетләренә, даруханәләргә, хастаханәләргә йөрергә рөхсәт ителде. Кайбер илләрдән аермалары буларак, Чехиядә паркларда, табигатьтә йөрү, балаларны урамга һава суларга алып чыгу да тыелмады.

Бушап калган Карл күпере

Күп кенә оешмалар читтән торып эшләүгә күчте, кафе-рестораннар, күңел ачу оешмалары, чәчтарашхана, матурлык салоннары кебек хезмәт күрсәтү белән бәйле оешмалар ябылып торды. Эшләрен офисларда дәвам итүчеләр өчен чикләүләр кертелмәде.

Мәктәпләр дистанцион укуга күчте.

19 марттан үзең яшәгән йорт һәм фатирдан башка урыннарда битлек киеп кенә йөрү таләбе кертелде. Махсус битлек булмаса, борын һәм авызны яулык, шарф белән капларга да мөмкин. Башта халык шулай йөрде дә.

Даруханәгә чират

16 мартта Чехиядә 383 кешедә коронавирус ачыкланды. Шушы көннән Үзәк кризис штабы төзелде. "Кайнар элемтә" эшли башлады, сәламәтлек саклау министрлыгы онлайн чат ачты.

Ил чикләре ябылды.

65 яшьтән өлкәннәргә кибетләргә йөрү махсус сәгатьләр бүленде.

Халык вируска каршы көрәштә ничек берләште?

Чехия халкы чикләүләрне сөенеп кабул итмәсә дә, шәһәрләрдә кешеләр саны азайды. Туристлар да булмагач, Праганың үзәк урамнары бушап калды. Шул ук вакытта кояшлы ял көннәрендә кешеләр паркларга чыкты.

Шәһәрдә ирекмәннәр хәрәкәте җәелде. Алар өлкән яшьтәгеләргә, мохтаҗларга, чит илләрдән кайтып карантинда утыручыларга яки COVID-19 йоктырып өйләрендә дәваланучыларга кирәк-яраклар китерде, битлекләр текте. Азык-төлек, даруларны бушка тарату програмнары да булдырылды.

Джон Леннон сурәтенә битлек рәсеме ясалган

Социаль челтәрләрдә, подъездларда "битлек тегеп бирәм" дигән белдерүләр барлыкка килде.

Усти-над-Лабем төбәгендә вьетнам җәмәгатьчелеге җирле хастаханәгә үпкәне ясалма җилләтү җиһазы сатып алу өчен 140 мең чех кронасы җыйды.

23 мартта Чех дәүләт телевидениесе өлкәннәр өчен ČT3 дип аталган вакытлыча яңа канал ачты. Анда төрле киңәшләр бирү тапшырулары, яңалыклар, Чех телевидениесе (ČT) архивыннан классик тапшырулар күрсәтелә.

Моннан тыш, мәктпәләр ябылу сәбәпле, ČT беренче сыйныфларга өйдә уку өчен "Укытучы" дип аталган белем бирү тапшыруы башлады. Икенче сыйныфлар һәм имтиханнарга әзерләнүче тугызынчы сыйныфлар өчен дә аерым тапшырулар булдырылды.

Дәүләт нинди ярдәм күрсәтте?

Шәхси эшмәкәрләргә алты ай дәвамында социаль һәм медицина иминиятләштерүенә минималь кертемнәр түләмәскә рөхсәт ителде. Бу айга 4896 крона ($195 чамасы). Бу түләү вакытын кичектереп тору гына түгел, бөтенләй түләмәү.

Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләгә бер тапкыр 25 мең крон ($1000 чамасы) күләмендә пособие бирелә.

Прага метросында

Карантин кайчан һәм ничек йомшартыла?

  • Чехиядә карантин чаралары 20 апрельдән йомшартыла башлады. Башта ачык һавада фермер базарлары, сату нокталары ачылды, спортчыларга ачык һавада төркемләп шөгыльләнергә рөхсәт ителде, туйларда 10 кеше катнашу мөмкин булды.
  • 27 апрельдән мәйданнары 2500 м² артмаган кибетләр, туристик мәгълүмат үзәкләре, фитнес-заллар (душ һәм чишенү бүлмәләренә керергә ярамый), китапханәләр, зоопарклар, бакчалар ачылды.
  • 11 майдан эпидемиологик вазгыять уңай булган очракта, мәйданнары 2500 м² артык булган кибетләр, үзәкләр, ачык һавада утыру мөмкинлеге булган рестораннар, кафелар, чәчтарашханәләр, матурлык, массаж салоннары, музейлар, галереялар, күргәзмә заллары, ачык һавада кирмәннәр ачылачак.
  • 25 майдан инде бөтен ресторан-кафелар, кунакханәләр, кемпинглар, театрлар ачылыр, катнашучылар саны чикләнгән хәлдә мәдәни, социаль, спорт чаралары рөхсәт ителер дип көтелә.
  • Урамнарда битлек киеп йөрү июнь ахырына кадәр калырга мөмкин. Ә бина эчләрендә тагын да озаккарак.

Нәрсә ул "акыллы карантин"?

Чехия сәламәтлек саклау министрлыгы "акыллы карантин" дип аталган чаралар тәкъдим итте. Башта ул Көньяк Моравия төбәгендә сыналды. Прагада әлеге чаралар 20 апрельдән эшли башлады. Шәһәрнең берничә урынында коронавируска антитәнчекләр барлыгын күрсәтүче анализлар алу урыннары ачылды. Анда теләгән кеше кан тапшырып, кайчан да булса коронавирус белән авырганмы-юкмы икәнлеген тикшерә ала. Бу илдә иммункатлам барлыкка килү дәрәҗәсен күрсәтәчәк. Әлеге урыннарга халык бик күп килде, озын чиратлар барлыкка килде.

Бушлай тест ясатырга килүчеләр

Икенче бер чара — коронавирус йоккан кешеләр белән аралашкан, элемтәдә булганнарны эзләп, аларны изоляцияләү. Бу мобиль телефоннар, банк картасы ярдәмендә ачыклана. Шулай ук телефонга махсус әсбаб йөкләргә дә мөмкин. Әсбабны кулланучылар үзләрендә COVID-19 ачыклануын хәбәр итә ала. Аннары систем кешенең соңгы ике атнада булган элемтәләр даирәсен анализлый һәм башкаларны кисәтә.

23 апрельгә әлеге әсбабны 140 мең кеше йөкләгән дип хәбәр итте Чехия сәламәтлек саклау министрлыгы.

Чикләр кайчан ачылыр?

24 апрельдән Чехиядән чыгу өчен чикләр ачылды дип әйтергә мөмкин. Бу теоретик мөмкинлек. Беренчедән, башка илләрнең чикләрне ябык, икенчедән, Чехиягә кире кергәндә чиктә COVID-19 вирусы юклыгын раслаган тест нәтиҗәләрен күрсәтергә яки кайтканнан соң 14 көн карантинда утырырга кирәк булачак.

Чехиянең тышкы эшләр министры Томас Петржичек хәлләр начараймаса, июльдән Словакия һәм Австриягә йөрү рөхсәт ителергә мөмкин дип белдерде. Башка кайбер юнәлешләрнең августтан ачылу ихтималы бар. Ләкин сүз АКШ, Франция, Италия кебек вирустан зур зыян күргән илләр турында бармый ди министр.