Изоляция чорында Татарстанда экология торышы яхшырган

Казан урамы

Изоляциянең беренче атнасында һавадагы азот оксидының уртача күрсәткече 77,8 процентка кимегән.

Республикада һава чистарган. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков онлайн матбугат очрашуында белдерде. Һаваның чисталыгын министрлык махсус контрольдә тотучы автоматлаштырылган станцияләре аша ачыклаганнар.

“Һавага зыянлы матдәләрнең иң зур өлешен транспорт чаралары чыгара. Казанда бу 54 процентка җитә. Автомобиль хәрәкәте кимүен күрәбез. Үзизоляциянең беренче атнасында атмосферада азот оксидының уртача күрсәткече 77,8 процентка кимеде. Азот диоксиды концентрациясе 42,9 процентка азайды. Атмосферада йөрүче каты һәм сыек кисәкчәләр катнашмасы (particulate matter) 51,9 процентка кимеде. Ләкин үзизоляция тәртибе булуга карамастан, икенче атнада машиналар хәрәкәте артты. Үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да сакларга тиеш. Мин өйдә утырырга чакырам”, диде Шадриков.

Шул ук вакытта экология министры Татарстанда сәнәгать оешмалары эшләвен дәвам итә дип белдерде. Аларның һаваны никадәр пычратуын әйтмәде.

Чүп яндыру заводын төзү турында сорауларга җавап бирмәделәр. Министр экспертиза дәвам итүе турында әйтеп, журналистлар соравына соңрак җавап булыр диде.

Русиядә 30 марттан "ял көннәре" игълан ителде. Президент Владимир Путин бу тәртипне ике тапкыр озайтты. Русияләр 11 майга кадәр "үзизоляциядә" булырга тиеш.