"Алман әсире үз ризыгын бирде, күрше хатыны куып чыгарды"
Your browser doesn’t support HTML5
Бу юлы "Татарча подкастның" форматы башкачарак. Бүген сугыш баласын тыңлыйбыз. Мондый әйберләрне сөйләргә зиһене булган кешеләр арабыздан китә бара. Боларны ишетеп, саклап калыйк. Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш баласы, аңа 83 яшь, ул Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында яши. Икенче дөнья сугышы башланганда аңа биш яшь була. Атасыз үсүен, ятим калуын, хәер сорашып йөрүләрен ул әле дә еламыйча сөйли алмый.