Дөньяның төрле илләрендәге йөздән артык табиб, медицина хезмәткәре һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр Facebook, Google һәм Twitter-га мөрәҗәгать итеп, коронавирус пандемиясе хакында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуга каршы катгыйрак мөнәсәбәттә булырга чакырды. Ачык хат Avaaz иҗтимагый оешмасының онлайн-мәйданында урын алган. 8 майда мөрәҗәгать The New York Times газетында чыгар дип көтелә.
“Безнең бурычыбыз – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Ләкин без хәзерге вакытта COVID-19 пандемиясе белән генә түгел, дөньякүләм “инфодемия” белән дә очрашабыз. Социаль челтәрләрдә таратылучы ялган мәгълүмат бөтен дөнья буйлап кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя” диелгән ачык хатта.
Дөреслеккә туры килмәгән яки фәнни нигезе булмаган мәгълүмат еш кына урман янгыны тизлеге белән тарала, ул “кирәкмәгән куркулар тапшыруга һәм зыян салуга” китерергә мөмкин ди мөрәҗәгать авторларының берсе, Германиядә яшәүче виросолог Мелани Бринкман.
Мисал буларак, ул яңа вирусның агрессив мутацияләр кичерүе турында хәбәрләрне, яки COVID-19 вирусыннан дәвалаучы могҗизалы дарулар турында мәгълүматларны атый дип яза DW.
Дөньяда яңа коронавирус 3,7 миллионнан артык кешегә йокты, авырудан 254 меңнән артык кеше үлде.
Рәсми саннар. 08 май 10:30
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Татарстан | 1 498 (+83) | 228 (+44) | 4 (+0) |
Башкортстан | 1 332 (+89) | 361 (+72) | 14 (+0) |
Русия | 187 859 (+10 699) | 26 608 (+2 805) | 1 723 (+98) |