Казанда Совет берлеген торгызу тарафдарлары тоткарланды

Your browser doesn’t support HTML5

9 май Казанның "Парк Хаус" сәүдә үзәге янында үзләрен "Совет берлеге ватандашлары" дип таныткан активистлар төркеме полиция тарафыннан тоткарланды. Төркем вәкиле Татьяна Ласхутникова Азатлыкка әйтүенчә, алар бәйрәм уңаеннан Җиңү паркына барып чәчәк салырга һәм шәһәр буйлап автойөреш уздырырга җыенган булган. Ләкин полиция хезмәткәрләре битлек кимәгән активистларны рөхсәтсез җыен уздыру ниятендә гаепләп тоткарлады һәм полиция бүлегенә алып китте.