Фәрит Мөхәмәтшин: Татарстан сайлаган юл дөрес булып чыкты

Татарстан парламенты утырышында, 27 май, 2020 ел

Татарстан дәүләт шурасында республиканың 100 еллыгына багышланган утырыш узды.

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышта парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Чыгышында ул Татарстанның яңа тарихы – суверенитет алган елларын да телгә алды. 1990 елның 30 авустында, Русия үрнәгендә, ТАССРның Югары шурасы бертавыштан Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткәнен искәртте.

“Монда Миңтимер Шәймиевның (Татарстанның беренче президенты - ред.) Татарстан дәүләтчелеген торгызуда бик зур роль уйнаганын әйтү урынлы. Абруйлы, җаваплы сәясәтче буларак, ул кыюлык һәм алдан күрүчәнлек белән гамәл кылып, республиканың яңа сәяси-хокукый системын формалаштыруга, шул ук вакытта илнең федератив нигезләрен ныгытуга саллы шәхси өлешен кертте”, диде Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе “конституция-килешүләр тәҗрибәләре, илдә федерализмны һәм толерантлыкны яклау” ягыннан Татарстанның ул вакытта Русиядә беренче булуын искәртте. Татарстанда кабул ителгән кануннар һәм документлар илдәге сәяси системны формалаштыруга да тәэсир итте диде Мөхәммәтшин. Татарстанда беренче булып дәүләт статусы турында референдум узганын, һәм аның нәтиҗәләре, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация белән беррәттән, респубиканың яңа Конституциясе нигезенә салынганын да әйтте.

Мөхәммәтшин фикеренчә, 1994 һәм 2007 елларда Татарстан белән федераль үзәк арасында төзелгән вәкаләтләрне чикләү турында килешү дә республика тарихында аерым роль уйнаган. Бу да икътисадны тотрыклы итәргә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә хезмәт итте диде ул.

Мөхәммәтшин “сайланган юл принципиаль дөрес булып чыкты” дип нәтиҗә ясады. “20нче еллар башында бүгенге Татарстан җәмгыятенең ныклы нигезләре салынган, аның төп кыйммәтләре – ватандашлар арасында тынычлык һәм милләтләр арасында татулык”, диде Татарстан Дәүләт шурасы җитәкчесе.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декрет имзалана. Яңа чикләр, яңа кануннар белән яңа республика барлыкка килә. Бүген Азатлык сайтында әлеге вакыйганы кыскача аңлатучы видео һәм тарихчы, академик Индус Таһиров белән әңгәмә чыкты. Аның сүзләренчә, Идел-Урал штатын юк итү исәбенә, кысыр кануннар белән булса да татарлар зәгыйфь дәүләтен төзи.