SpaceX ширкәте Crew Dragon корабын галәмгә җибәрде

Американ астронавтлары

Беренче тапкыр галәмгә кешеләрне хосусый ширкәт чыгарды.

Илон Маскның SpaceX ширкәте Флоридадагы Канаверал борыныннан (мыс) ике американ астронавты утырган Crew Dragon корабын галәмгә җибәрде. Ул икенче тапкырдан җибәрелде. Беренчесе 27 май көнне һава торышы сәбәпле кичектерелгән иде.

АКШның 2011 елдан бирле галәмгә астронавтларны үз корабында җибәргәне юк иде. Моннан тыш тарихта беренче тапкыр галәмгә кешеләрне хосусый ширкәт чыгарды.

Кораб Халыкара галәм станциясенә якшәмбе көнне тоташырга тиеш.
Crew Dragon корабы экипажында 53 яшьлек Даглас Хёрли һәм 49 яшьлек Роберт Бенкен бу очышка кадәр ике тапкыр галәмдә булган.

Бу юлы аларның Халыкара галәм станциясендә 30дан алып 119 көнгә кадәр уздырулары ихтимал. Көннәрнең төгәл саны соңрак билгеле булачак.

Crew Dragon NASA өчен эшләнгән бердәнбер хосусый кораб түгел. Көзгә Boeing ширкәтенең "Старлайнер" корабын җибәрүе планлаштырыла. Узган елның декабрендә уңышсыз очыштан соң, киләсендә ул пилотсыз режимда җибәреләчәк.