Коронавирус таралу сәбәпле быел Уразавылда Сабантуй булмаячак 

Уразавыл күренеше

Чуашстанда, Мәскәүдә, Петербурда татар милли бәйрәме коронавирус аркасында узмый калачак.

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының үзәге булып торган Уразавылда быел Сабантуйны үздырмаска булганнар. Бу турыда район идарәсенең рәсми белдерүендә әйтелә.

“Коронавирус эпидемиясе, өлкәдә кертелгән үзизоляцияләнү һәм югары әзерлек тәртибе сәбәпле, Кызыл Октябрь районында вирус белән килеп туган катлаулы хәл аркасында, район җитәкчелеге һәм оештыру комитеты быел традицион милли Сабантуй бәйрәмен уздырмау хакында карар кабул итте” диелә рәсми хәбәрдә.

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларының күпчелегендә коронавируслы авыру очраклары теркәлгән. Уразавыл алар арасында иң нык зыян күрүче. 1 июньгә монда 41 кешедә яңа вирус расланган. Шулар арасыннан икесе – үзәк район хастаханәсе табиблары, алар вирусны авыруларны дәвалаган вакытта йоктырган. Хәзерге вакытта Уразавылда карантин тәртибе кертелгән.

Татар авыллары күп булган Сергач районында да коронавирус тарала. Узган атнада андый очраклар саны кискен артты. Вирус бер тәүлектә 35 кешедә табылды. Район башлыгы Олег Радаев белдергәнчә, вирус районда бер зур оешмада таралган. Аның кайсы оешма икәне әйтелмәде. Сергач Почтасы оешмасында да 129 кешенең анализлары коронавируска тикшереләчәге хәбәр ителде.

1 июньгә алынган мәгълүматка караганда, хәзер Сергач районында COVID-19 барлыгы 132 кешедә, Кызыл Октябрь районында 156 кешедә расланган. Узган атнада бу районнарда коронавирустан тагын биш кеше үлде. Шуларның икесе – Актүк һәм Пицә татар авылларыннан өлкән яшьтәге хатын-кызлар. Пицә танылган татар тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновның туган авылы буларак та билгеле.

Татар авылларында вирус йоктыручылар саны да арта. Узган атнаны татарлар яши торган Уразавылда - 13, Олы Ырбишчада - сигез, Каргада - ике, Мөтеравыл (Андреевка), Кучкай Пожары, Яндавищча, Пицә, Атяравыл, Кече Рбышча авылларында коронавируслы берешәр авыру өстәлде.

Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендәге 34 татар авылының егерме бишендә коронавирус табылган.

Илдәге эпидемиология хәлләре торышы аркасында Чуашстан татарлары сабан туе да башка вакытка күчерелде. Бәйрәм 29 май көнне булырга тиеш иде. Ул Урмай авылында төрки халыкларның традицион “Урмай зәлидә” фестиваленең гала-концерты белән башланып китеп, 30 май көнне республика Сабан туе булып узарга тиеш иде. Бәйрәмнең көне күчерелү турында Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте хәбәр итте. Хәбәрдә бәйрәмнең яңа датасы әйтелми.

Петербурда ел саен була торган Сабантуй да билгесез вакытка кичектерелә. Бәйрәмне уздыру комитеты шундый карарга килгән. Сәбәбе – коронавирус аркасында чикләүләр кертелү.

Мәскәү өлкәсе сабан туе да узмаячак, аны киләсе елга күчерергә карар бирелгән. Мәскәү өлкәсе сабан туе Красногорски шәһәрендә 14 июньдә узарга тиеш иде.

Элегрәк Вашингтон татарларының TatarDC оешмасы да 2020 елның Сабантуй бәйрәмен соңрак вакытка кичектерде. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре кыштан бирле алып барылган булган. Сабантуй 19 апрель көнне Вашингтонда үтәргә тиеш булган. 21 март АКШның Флорида штатында да Сабантуй булмый калды. Ул да киләсе елга күчерелде.