Русиядә оешкан җинаятьчелектә гаепләнүчеләрнең өчтән бере акланган

Бандитлык, яла ягу, акчалар юу кебек маддәләр нигезендәге эшләрнең дә шактый өлеше аклау белән тәмамлана.

2019 елда Русия мәхкәмәләре җинаять берләшмәсе оештыру һәм бандитлыкта гаепләнгән 850гә якын кешене аклаган. Бу әлеге маддә нигезендә гаеп белдерелгән кешеләрнең өчтән бере диярлек. Бу турыда РБК тикшеренүдә әйтелә.

Аклау карарларының иң күбесе яла ягу маддәсендә чыгарыла. 2019 елда бер меңнән артык кешегә әлеге гаеп белдерелгән, шуларның 40 проценты акланган. Шул ук вакытта андый эшләрнең җиде процентында гына мәхкәмә гаепләү карары чыгара диелә хисапта.

Аклау очраклары саны ягыннан өченче урында – акча юу турындагы маддә. Андыйларның һәр бишенче очрагында мәхкәмә хөкем алдына басучыны гаепсез дип тапкан. Бандитлык маддәсендә дә һәр бишенче кеше аклана диелә.

2019 елда җинаять эшләренең 25 проценты диярлек теге яки бу сәбәп белән туктатылган. Коррупция маддәсе нигезендә ачылган эшләрнең 17 проценты ахырына җиткерелмәгән. 2015 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч биш тапкыр арткан. Күбесенчә вак ришвәтчелек турында эшләр туктатыла.

Кешедән алдашып акча алу маддәсендә дә эшләр еш кына ахырына җиткерелмичә туктатыла. Экспертлар фикеренчә, бу интернет аша алдашулар күп булуы белән бәйле. Җинаять кылуда шикләнелгән кешене ачыклаган очракта да, аның гаебен дәлилләү авыр диелә.

Шул ук вакытта Русия мәхкәмәләре аклау карарларын элеккечә бик аз чыгара. 2019 елда мәхкәмәгә барып җиткән эшләрнең 0,2 проценты гына аклау белән тәмамланган.