Мөселманнар Русиядә мәчетләр төзүгә рөхсәт бирүне сорап имза җыя башлады

Калининградта җимерүгә дучар булган мәчет төзелеше

Коронавирус пандемиясе шартларында мәчетләр үзләрен мөһим социаль институт буларак күрсәтте диелә интернеттагы петициядә.

Русия мөселманнары яңа мәчетләр төзүне рөхсәт итүне сорап ил хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыкты. Бу турыда петиция интернетта дөнья күрде.

Мөрәҗәгатьтә Русия мөселманнары коронавирус пандемиясе вакытында, зәхмәт таралуны булдырмас өчен һәм кешеләрнең тормышын куркыныч астына куймас өчен, үз ихтыярлары белән мәчетләргә барудан тыелып торды диелә. Бу чорда мәчетләрнең яңа мөмкинлекләре ачылды: алар хәйрия һәм ирекмәнлек эшчәнлеге үзәкләренә әверелде дип искәртә мөрәҗәгать авторлары.

“Зур шәһәрләрдәге мәчетләр социаль ярдәмләшү үзәкләренә әйләнде, алар, диненә һәм дингә мөнәсәбәтенә карамыйча, меңнәрчә кешегә акчалата һәм азык-төлек белән ярдәм күрсәтте. Мәскәү Җәмигъ мәчете очрагында бу сан берничә дистә меңгә җитте. Мәчетләр мохтаҗларга ярдәм, социаль хезмәт күрсәтү, пандемиягә каршы көрәшүче табибларга ярдәм итү эшендә җәмгыятьнең таянычы була алуларын раслады” диелә мөрәҗәгатьтә.

Имза җыюны Русия мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова башлап җибәргән. Аның сүзләренчә, пандемия чорында Русия җәмәгатьчелеге мәчетләрне мөһим социаль институт буларак күрә алды, мәчетләр мөселманнарның үзләре өчен генә түгел, күп диннәр һәм милләтләрдән торган Русия җәмгыяте өчен дә зур әһәмияткә ия.

Шул ук вакытта күп еллар дәвамында илдә яңа мәчетләр төзелеше тоткарланып тора дип яза Әхмәтова. “Моның сәбәбе – Русиягә начарлык теләүчеләр тарафыннан көчләп тагылган негатив стереотиплар. Бүген тормыш үзе Русия җәмәгатьчелегендә мәчетләргә карата булган тискәре караш һәм куркуларның нигезсез булуын раслады” ди ул.

Русия хакимиятенә мөселманнар исеменнән мөрәҗәгать итеп, автор илдә мәчетләр төзелешенә киртәләр куймаска чакыра. “Без төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрне миллионнан артык халкы булган шәһәрләрдә мәчетләр төзүне рөхсәт итәргә чакырабыз. Моңарчы төзелгән яки төзелеп килүче мәчет һәм гыйбадәтханәләрне җимермәскә, элек бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен кире алмаска” дип тәмамлый ул мөрәҗәгатен.

2019 елның маенда Калининград өлкәсе хакимияте Черняховски шәһәре кешесе Артур Русяевның хосусый кишәрлегендә төзеткән мөселман гыйбадәтханәсен җимертте.

Русяевның мәчет өчен җир бирүләрен сорап язган хатына Черняховски шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Булычов “христианныкы булмаган гыйбадәтханә” төзелсә, ул "шәһәрнең гадәти күренешен һәм яшәү рәвешен бозарга мөмкин" дип җавап биргән.

Калининград шәһәрендә 2009 елда мөселманнарга мәчеткә җир бирелде, 2010 елда аны төзи башладылар. Әмма 2013 елда, мәчет 80ләп процентка төзелеп беткәч, мәхкәмә аны сүтәргә дигән карар чыгарды. “Мәчет төзелешен туктату өлкәдә мөселманнар булмасын, ислам дине таралмасын өчен эшләнде. Калининград өлкәсендә 100 меңнән артык мөселман яши. Бу өлкәдәге халыкның 10 проценты” дип сөйләгән иде Азатлыкка андагы дини оешма башлыгы урынбасары Руслан Сөләйманов.

Екатеринбурда Җәмигъ мәчете өчен рәсми бирелгән җирдә шәһәр хакимияте Боз сарае төзи. 2009 елда мөселманнар булачак мәчет урынында вакытлы гыйбадәтханә төзеп, ун ел дәвамында намазларын шунда кылды. 2019 елның ноябрендә “Нур-Усман” мәчетендә соңгы җомга намазы укылды.

Хакимиятләр мәчет өчен бүтән җир бирде, әмма ул элеккесе кебек үзәктә булмыйча, шәһәр читендә бирелде. Ул да шәһәрнең Җәмигъ мәчете түгел, ә җирле мәчет статусына гына ия булачак.