Нурсолтан Назарбаевта коронавирус табылган

Нурсолтан Назарбаев

Назарбаев сүзчесе белдергәнчә, "борчылырлык сәбәп юк". Элекке президент хәзер үзизоляциядә диелә.

Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев коронавирус йоктырган. Бу турыда аның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Назарбаев сүзчесе белдергәнчә, "борчылырлык сәбәп юк". Назарбаев хәзер үзизоляциядә.

Назарбаевның үзизоляциягә күчүе турында хәбәрләр рәсми матбугатта 18 июньдә чыкты. Назарбаев үзе соңгы берничә айда ачык чараларда күренмәде.

Узган атнада Казакъстан хөкүмәтенең берничә әгъзасы һәм кайбер түрәләр үзизоляциягә күчүләре турында белдерде. 14 июньдә илнең сәламәтлек саклау министры Елжан Биртанов үзендә кронавирус табылып, хастаханәгә салынганын социаль челтәрдә хәбәр итте.

Казакъстанда эпидемия башыннан 22 мең кеше коронавирус йоктырган, 100 кеше үлгән.

Нурсолтан Назарбаев 1990-2019 елларда Казакъстан президенты булып торды. Узган елның мартында вазифасыннан китте һәм Казакъстан Иминлек шурасы башлыгы, "Нур Отан" фиркасе җитәкчесе, Казакъстан Конституция шурасы әгъзасы вазифаларында калды.