Коронавирус йоктыруның Татарстанда 38, Башкортстанда 60 яңа очрагы теркәлгән

Русиядә рәсми 7790 яңа очрак, тәүлек эчендә 182 кеше үлгән

Татарстанда COVID-19 тагын 38 кешедә расланган. Республикада 18 июньгә коронавирус барлыгы 4 078 кешедә рәсман теркәлгән, шулардан 3632 кеше савыккан, узган тәүлектә тагын дүрт кеше савыгуы әйтелә. 436 кеше авыруның актив фазасында. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

18 июньнән Татарстанда коронавируска бәйле кертелгән чикләүләрнең бер өлеше алына. Аерым алганда, чит илдән килүчеләр өчен ике атнага обсерваторга җибәрү кагыйдәсе гамәлдән чыгарыла, алар үзизоляциядә тору белән чикләнә ала. Шулай ук республика хакимияте һәм җирле хакимиятләр тарафыннан чаралар уздыру да рөхсәт ителә, ләкин шул ук вакытта дәүләт оештырмаган чаралар – ял итү, мәдәни, спорт һәм күңел ачу чаралары уздыру рөхсәт ителми. 22 июньнән дәүләти социаль-тернәкләндерү бүлекләре, инвалидлар, балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләре эшли башлый.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 60 кешедә коронавирус расланган, йоктыручыларның гомуми саны – 4730 кеше, хәзерге вакытта 2530 кеше авырудан дәвалана диелә. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми (барлыгы 18 кеше).

Русиядә 7790 яңа очрак теркәлгән, тәүлек эчендә 182 кеше үлгән. Ил күләмендә коронавирус йоктыру очраклары барлыгы 561 091 кеше, эпидемия дәвамында 7660 кеше үлгән, 313 963 кеше савыккан.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 18 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 730 (+60) 2 182 (+112) 18 (+0)
Татарстан4 078 (+38) 3 632 (+4) 10 (+0)
Русия561 091 (+7 790) 313 963 (+9 621) 7 660 (+182)

стопкоронавирус.рф