Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 4231 кешегә җитте, узган тәүлектә тагын 39 яңа очрак ачыкланган. 573 кеше авырудан дәвалана, барлыгы 3647 кеше савыккан. Узган тәүлектә ике кеше савыгып чыккан. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы китерә. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми (барлыгы 11 кеше үлгән)
Татарстан штабы саннарынча, хәзер республикада коронавирустан 1128 кеше дәвалана, узган тәүлек эчендә 32 кеше савыккан. Казанда 21, Түбән Кама районында дүрт, Чаллыда өч кешедә COVID-19 расланган.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдергәнчә, республика хастаханәләрендә коронавируслы 60 пациент үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.
Башкорстанда – 53 яңа очрак. Рәсми саннарга караганда, республикада 2556 кеше коронавирустан авырый, вирус йоктыручыларның гомуми саны – 4959 кеше. Үлүчеләр саны артмаган (18 кеше).
Русиядә узган тәүлектә 7600 яңа очрак рәсман теркәлгән. Барлыгы 592 280 кеше авырган, шулардан 344 416 кеше савыккан, 8 206 очрак үлем белән тәмамланган.
Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.
Рәсми саннар. 22 июнь 10:30
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 4 959 (+53) | 2 385 (+5) | 18 (+0) |
Татарстан | 4 231(+39) | 3 647 (+2) | 11 (+0) |
Русия | 592 280 (+7 600) | 344 416 (+4 705) | 8 206 (+95) |