Петербурда "Сеть" эше фигурантларына 5,5 һәм 7 ел колония җәзасы бирелде

Виктор Филинков (с), Юлий Бояршинов.

Петербурда мәхкәмә “Сеть” “террорчылык берләшмәсе” эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем чыгарды. Мәхкәмә бинасы янында дистәләгән кеше тоткарланды.

Петербурда 2нче санлы Көнбатыш хәрби мәхкәмәсе “Сеть” эше нигезендә Виктор Филинковны җиде, Юлий Бояршиновны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Алар “төбәкара террорчылык берләшмәсе”нә керүдә гаепле дип табылды. Шартлы рәвештә “Сеть” дип аталган бу берләшмә Русиядә хакимиятне бәреп төшерер өчен төзелгән диелә. Филинков һәм Бояршинов үзләренең гаебен кире кага һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә.

Мәхкәмә утырышы алдыннан гаепләнүчеләрне якларга килгән кешеләр арасыннан берничә дистә кеше тоткарланды.

Тикшерү фаразлавынча, “Сеть” оешмасы әгъзалары биналарны басып алу, корал белән идарә итү, медицина ярдәме күрсәтү осталыгына өйрәнү белән шөгыльләнгән. Фигурантлар ФСБ тарафыннан үзләренә карата газаплаулар кулланылуын әйтсә дә, прокурор бу расланмады дип белдерде.

“Сеть” эше кысаларында 2017 елның көзендә Пенза, Петербур, Мәскәүдә 11 кеше тоткарланды. Аларның күбесе анархист һәм антифашистлар диелде. Тикшерү аларны террорлык гамәлләре кылу һәм хакимиятне бәреп төшерү максаты белән челтәр төзегән дип саный.

Гаепләнүчеләрнең күпчелеге бу эш материаллары ФСБ тарафыннан ялганга корылганлыгын, гаепләрен танытыр өчен аларны газаплауга дучар итүләрен белдерде. Тикшерү комитеты ФСБ хезмәткәрләре гамәлләрендә канун бозу тапмады.

10 февральдә “Сеть” эше нигезендә Пензада кулга алынган җиде кешегә хөкем чыгарылды. Алар 18 елга кадәр төрмә җәзасы алды.

17 февральдә китап сатучылар "Сеть" эше хөкем карарларына протест йөзеннән кибетләрен япты.