КПРФ Татарстан президенты сайлауга үз намзәтен тәкъдим итмәячәк

Хафиз Миргалимов

Мондый карарны Геннадий Зюганов җитәкчелегендә КПРФның үзәк комитеты президиумы кабул иткән.

КПРФның Татарстан бүлеге республика президенты сайлавында үз намзәтен чыгарырга җыенмый. Бу хакта бүген КПРФның Татарстан рескомы җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, мондый карарны Геннадий Зюганов җитәкчелегендә КПРФның үзәк комитеты президиумы кабул иткән. Миргалимов фирка карарын үтәргә мәҗбүр булачагын әйтте. Шул ук вакытта элегрәк сайлауда катнашуын да белдерде. Ул Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнехановның абруе көчле булуын да өстәде.

"Бу карарны үзәк комитет президиумы кабул итте. Безгә бөтен көчне муниципаль сайлауда көрәшүгә юнәлтергә тәкъдим ителде", диде Миргалимов.

2015 елның 13 сентябрендә узган Татарстан президент сайлавында барлыгы дүрт намзәт катнашкан иде. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов 94,4%, Хафиз Миргалимов - 2,56%, Рушания Билгилдиева - 1,68%, Руслан Йосыпов - 0,81% тавыш җыйды. Бүгенгә Татарстан президенты сайлавында ЛДПР үз намзәтен чыгарды. Ул фирканең Татарстандагы координаторы Владимир Сурчилов.