2020 ел ахырына Русия онкология хастаханәләре яман шешне дәвалауда кулланылучы винкристин дигән дарусыз калырга мөмкин. Бу хакта "Тормыш бүләк ит" ("Подари жизнь") фонды башлыгы Екатерина Шерговага сылтанып "Фармацевтичсекий вестник" яза. Аның сүзләренчә, дару бетеп килә, елына 160-200 мең флакон кирәк. "Күпчелек очракта дәвалау беркетмәләрендә винкристинны башка даруга алыштыру каралмый. Дару булмаганда терапия уздыру мөмкин түгел - рецидивлар, хәтта үлем очраклары артачак", ди Шергова.
Винкристин тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кергән. Ике җитештерүче винкристинны сатудан баш тарткан. Даруларның дәүләт реестрында әлеге препаратны өч җитештерүче теркәлгән: Н.Н.Блохин исемендәге дәүләт онкология медицина үзәге, Teva израиль ширкәте һәм Русиянең "Верофарм" ширкәте.
Teva 2019 елның мартыннан винкристинны Русиягә кертүдән баш тарткан, чөнки "дәүләткә сатып алулар системы үзенчәлекләре аркасында чит ил җитештерүчесе буларак ул үзенә файдасыз хәлдә калган". Шергова сүзләренчә, "Верофарм" да быел винкристин җитештерергә җыенмый. "Фармвестник" RNC Pharma аналитик ширкәтенә таянып язуынча, 2020 елның гыйнварыннан маена кадәр бу даруны бары тик Н.Н.Блохин исемендәге онкология үзәге генә җитештергән. Ул базарга барлыгы 34,7 мең кап чыгарган.
Русия сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы матбугат хезмәте РБКга Блохин исемендәге үзәк дару җитештерүне арттырган дип хәбәр иткән.
- Гыйнвар башында балалары яман шеш белән авырган 500ләп гаилә Русия президенты Владимир Путинга хат язып, чит ил даруларын Русиянекенә алыштыру програмын туктатуны сорады. Ата-аналар Русия дарулары сәламәтлеккә начар йогынтый ясый дип белдерде. Эчке кан китүләр, күз күреме начараю, хәтта параличлар була диелде. Хат авторлары Русия дарулары балаларда клиник сынаулар узмаган, "ул даруларның начар йогынтысыннан бары тик оригиналь дарулар кулланып кына котылып була" диде алар.
- Соңрак ата-аналарны Русиянең 142 онкологы һәм гематологы хуплап чыкты. Алар балалар өчен чит ил даруларын сатып алуны җайлауны сорап ачык хат язды.