Берничә татар тамадасы хәзер мәҗлесләр авылларда, йортларда уздырыла дип язды. Пандемия сәбәпле, кафеларда күп кеше җыелырга рөхсәт ителми. Өйдә туй уздыру ничек ул? Бу хакта тамада, алып баручы, мәзәкче Ренат Галиәскәров һәм авылда өч көнлек туй уздыру тәҗрибәсе булган Лилия Гарипова сөйләде.
Your browser doesn’t support HTML5
Тамада Ренат Галиәскәров соңгы вакытларга туйлар, никах мәҗлесләре, юбилейлар йортларда уздырыла башлады диде. Бу алып баручылар өчен кайбер кыенлыклар тудырса да, мондый мәҗлесләр җылырак, күңеллерәк уза ди ул. Туганнарга бер-берсе белән аралашырга мөмкинлекләр күбрәк, туй чакырылган артистлар концертын карауга гына кайтып калмый. Кафеларга 300-500 мең сум акча китә, өйдә уздыру арзанрак та ди Ренат.
Лилия һәм Алмаз Гариповлар ун еллап элек Башкортстанда туй йолаларын саклап, өч көнлек туй уздырган иде. "Бу икебезнең дә карар булды. Сандык сату, су юлы күрсәтү кебек йолаларны үтәдек. Беренче көнне кыз ягында, икенче көнне егет ягында булды, өченче көнне кунакларны озату йоласы уздырдык", дип сөйләде Лилия ханым.
Өйләрдә мәҗлес уздыруның иң авыр ягы - ашарга әзерләү. Ләкин авылларда халык бер-берсенә нык ярдәм итә, күрше-күлән аш-су эшен үз өстенә ала. Башкортстан ягында кияү белән кәләшне һәм туй кунакларын авылдагы туганнарның ашка алу гадәте дә бар. Бу туй хуҗаларына җиңеллек бирә.
Ренат Галиәскәров Чуашстанның Шыгырдан якларында туй уздыру үзенчәлекләрен сөйләде. Анда кафеларда уздыру гадәте юк. Үз йортларында 100-150шәр кеше җыеп уздыралар, өйгә кеше сыямы, сыймыймы, барысын да чакыралар. Түрдә утыручылар да, ишек төбендәрәк калучылар да була, ләкин бик күңелле уза дип сөйләде Ренат.
Пандемия күңел ачу өлкәсенә зур зыян салды. Ләкин шул ук вакытта ул кайбер йолаларның кире кайтуына этәргеч тә булган. "Татар халкы зурлап туйлар һәм мәҗлесләр уздырудан баш тартмаячак, Көнбатышча, берничә кунак белән генә үткәрү безгә туры килми, рестораннарда уздыра алмасалар, өйләргә күчәләр. Татар халкы бай, авылларда йортлар бик зур, күп кунак сыйдыра ала", ди Ренат.
"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.
Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.