Төмән өлкәсе татарлары Тубылда урнашкан Искер җирлеген саклап калуны сорап, губернатор Александр Моорга мөрәҗәгать иткән. Хатта Себер ханлыгының борынгы башкаларсы Искер ("Күчем шәһәре") 1367нче санлы федераль дәрәҗәдәге археологик һәйкәл булуы әйтелә.
Татар активистлары губернатордан бу объектны саклап калу өчен Иртыш ярларын ныгыту турындагы мөрәҗәгатьтә ярдәм күрсәтүне сорыйлар.
"1976 елда Искер Тубылның федераль дәрәҗәдәге күчемсез тарихи истәлекләре дәүләт исемлегенә кертелде. 2013 елда безнең үтенеч каралды һәм Тубылның тарихи шурасы утырышында хупланды. Бу тема XIX гасырдан башлап протоирей Боголепов, Тубыл губерния музее консерваторы Василий Пигнатти һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан күтәрелде. Бүген ярның зур тизлектә җимерелүе сәбәпле тема яңадан актуальләште, бу федераль дәрәҗәдәге һәйкәлне бөтенләй югалтуга китерергә мөмкин" диелә хатта.
Хатны "Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, тарихчы, Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Зәйтүнә Тычинских, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева имзалаган.
Элегрәк Азатлык белән әңгәмәсендә Луиза Шәмсетдинова Искерне саклап калу мөмкин түгел дип сөйләгән иде.
"Хәзерге көндә татарлар Искернең әйләнә-тирәсендә инфраструктурасын булдыра, әмма һәйкәлнең үзен саклап кала алмый. Ул елдан-ел җимерелә бара, хәзер аның биш проценты гына исән. Бик кызганыч, чөнки хәтта топонимик төшерүләрне дә беркем дә юньләп эшләмәде. Искерне Иртеш елгасы сулары юа, яры җимерелә. Искер Иртештән 51 метр биеклектә урнашкан. Ярын никадәр генә ныгытырга тырышып карасак та, булдыра алмыйбыз. 2013 елда без бу сорауны Тубылның тарихи шурасына да чыгарган идек, бу һәйкәлне коткару кирәклеге турында карар булды, ләкин эш алга бармый, бөтенесе сүздә генә кала" дип сөйләде ул.
Яңа җитәкче килгәч, аңа да мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз, депутатларга чыгып карарбыз, дигән иде Луиза ханым. "Искерне коткарырга кирәк, аның инфраструктурасын киңәйтергә. Чөнки бу себер татарларына гына кагыла торган истәлек урыны түгел, ул федераль дәрәҗәдәге һәйкәл. Искер ул Тубыл районы бренды булып тора. Тарихи да, туристик бренд та, халыкларны берләштерү символы да. Безнең Искер җыены тулысынча татар телендә уза, без татарларны татар икәнлекләрен оныттырмаска тырышабыз" дип сөйләгән иде Шәмсетдинова.
Аның сүзләренчә, узган елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Искерне торгызу, "Искер җыены", Сүзге тарихи-мемориаль комплексы төзүдә ярдәм итәргә дип йөкләмә биргән булган. Ләкин сорау әлегә кадәр хәл ителмәгән, хәзер инде ул коронавирус аркасында кичектерелгән.
Элегрәк Төмән татарлары Тубылда Ермакка гыйбәдәт тәресе куюга каршы губернаторга хат язган иде. Өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгатьтә Ермакка һәйкәл кую халыклар арасындагы дуслыкка зыян китерәчәк диелде.
Шушы нисбәттән Төмән татар оешмалары берләшергә карар биргән. Луиза Шәмсетдинова сөйләгәнчә, бу атнада Төмәндә өлкә татар оешмаларының вәкилләре очрашуы узган, алар Төмән өлкәсе татарларының кооординацион шурасын оештырырга булганнар, бу уртак проблемнарны бергәләп хәл итү өчен эшләнә.