Кырымда 3 яшьлек кырымтатар малае мәете табылган

Эзләү эшләрендә катнашучылар

Муса Сулейманов — сивил журналистның, икенче “Хизб ут-Тәхрир эше” гаепләнүче Руслан Сулеймановның улы.

Акмәчет районындагы Мамак (Строгановка) авылында 26 июльдә өч яшьлек Муса Сөләймановның мәете табылган. Бу турыда Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кырымдагы бүлеге матбугат хезмәте һәм Кырымдагы журналист Лиля Буджурова хәбәр итә.

“Акмәчет районының Строгановка авылында эзләү эшләре тәмамланды. Кызганыч, 2017 елда туган үле бала табылды. Тикшерү эшләре бара”, диелә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Бала җомга кичендә югалганнан бирле “Кырым теләктәшлеге” активистлары эзләү эшләрендә катнашты һәм бу турыда хәбәрләр биреп торды. Әлеге хәрәкәт активисты Лутфие Зудиева белдерүенчә, җеназа 27 июльдә булачак.

Русиянең Крыминформ агентлыгы Тикшерү комитетының Кырымдагы бүлегенә таянып баланың көч кулланы нәтиҗәсендә үлүе билгеләре күренми дип хәбәр итә.

“Малайның мәете өй янындагы чокырда табылды, көч кулланып үтерү билгеләре күренми. Фаҗиганең ничек булуын тәфсилләп ачыклау өчен тикшерү эшләре бара. Якын арада үлемнең нинди шартларда һәм төгәл ни сәбәпле булганлыгын ачыклау өчен экспертиза билгеләнәчәк”, диелә.

Малайның әтисе — сивил журналист, “Хизб ут-Тәхрир” эшендә гаепләнүче Руслан Сулейманов.