Татар активисты Татарстан суверенитетының 30 еллыгы хөрмәтенә ультрамарафон йөгерде

Наил Нәбиуллин Казанда

Дүрт көн дәвамында барган марафон бүген Казанның Ирек мәйданында тәмамланды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин Чаллы белән Казан арасында ультрамарафон йөгерде. Марафон 23 июльдә Чаллының Азатлык мәйданыннан башланып китеп, бүген Казанның Ирек мәйданында тәмамланды.

Ике шәһәр арасы якынча 250 чакрым тәшкил итә, активист аны дүрт көндә узды. "251 чакрым һәм 560 метр йөгердем" дип сөйләде Азатлыкка Наил Нәбиуллин.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе сүзләренчә, бу чараны ул Татарстанның суверенитет турындагы декларациясе кабул ителүнең 30 еллыгы хөрмәтенә уздырган. "Марафонның төп максатлары - Татарстан республикасының суверенлыгы хакында декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен искә алу, аны олылау һәм билгеләп үтү, әлеге мөһим тарихи вакыйгага киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, милли үзаңны үстерү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" дип аңлатты Нәбиуллин.

Шул ук вакытта йөгереш Корбан гаете алдыннан узды, шуңа күрә чара вакытында ул мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча да җыйды. Марафон вакытында барлыгы 8 400 сум җыелды.

23 апрельдә Наил Нәбиуллин үз йорты тирәли марафон йөгереп, хәйрия максатларына 31 мең сумнан артык акча җыйган иде. Бу акчага 18 кешегә ризык төргәкләре тапшырылды дип сөйләде ул.