Хисап пулаты дәүләткә сатып алуларда 110 мең кагыйдә бозу очрагы тапкан

2019 елда бу күрсәткеч 2018 елга караганда 8,8 процентка арткан

Узган елда Русиядә дәүләт сатып алулары өлкәсендә канун бозулар 112 224 тапкыр булган, 2018 ел белән чагыштырганда аларның саны 9 104кә (8,8 процент) арткан. Бу саннар Русия Хисап пулатының хисабында китерелә.

Кагыйдә бозулар артуның төп өлеше 223нче санлы федераль канун кысаларында булган. 2018 елда мондый кагыйдә бозулар 12 210 тапкыр очраса, 2019 елда әлеге сан 20 338гә җиткән.

Хисап пулаты белгечләре фикеренчә, сатып алуларның гамәлдәге системы дәүләтнең икътисади үсешен җитәрлек күләмдә тәэмин итми. Дәүләт сатып алулары турындагы кануннар “катлаулы һәм тотрыксыз” дип бәяләнгән (2019 году 44-ФЗ кануны сигез тапкыр үзгәртелгән). Сатып алуны уздыру процедурасын камилләштерүгә күбрәк көч сарыф ителә, сатып алуларның нәтиҗәсенә һәм тауарның тиешле сыйфатта булуына игътибар җитәрлек түгел дип саный экспертлар.

Сатып алуларны дигитал нигезгә күчерү өчен бердәм мәгълүмати систем да әлегә нәтиҗәле эшләми диелә Хисап пулаты аңлатмасында. Бу системда көндәшлек тудырылмаган сатып алулар күп (70 процент), көндәшлек аз (бер лотка өч гариза тирәсе), шулай ук сатып алучылар һәм сатучыларның бу системга ышанмавы проблемы да бар диелә.

“Сатып алуларның башыннан-ахырына кадәр җайга салуның нәтиҗәле системы әлегә кадәр гамәлдә тормышка ашырыла алмаганын күрәбез. Контактлы систем чынлыкта 2014 елга кадәр яшәп килгән вәзгыятьтән аерылмый диярлек” дип белдергән аудитор Алексей Каульбарс.