Казандагы "Рәхмәтулла" мәчетенә ай куелды

"Рәхмәтулла" мәчете проекты

Мөселманнар мәхкәмәдә җиңүгә ирешеп төзегән мәчет манарасына ай меңгерү Гарәфә көненә туры китерелгән.

Корбан гаете алдыннан Казанның Авиатөзелеш районында торгызылган яңа мәчетнең манарасына ай куелды. "Рәхмәтулла" мәчетенең айлы булуы хакында танылган адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте.

“Гарәфә көнендә, Бөек Корбан бәйрәме алдыннан Казанның “Рәхмәтулла” мәчетенә ярымай кую тантанасы узды. Бу мәчет өчен мәхкәмәдә көрәшергә туры килгән иде” дип язган Нәгыев.

Узган елның 24 октябрендә "Рәхмәтулла" мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.

Авиатөзелеш районында мәчет төзү хокукын адвокат Руслан Нәгыев, юрист Артур Атзитаров һәм мәчетне проектлаган инженер Искәндәр Насыйров яклады.

Мәхкәмә утырышлары барышында каршы як мәчет төзелеше аркасында ул тирәдә яшәүчеләрнең хокуклары ни рәвешле бозылуын аңлатып бирә алмады.

25 июньдә мәхкәмә "Рәхмәтулла" мәчетен төзүне кануни дип таныды.