"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларын сак астында тоту вакыты озайтылды

Адвокат Эдем Смедляев һәм "Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары.

Адвокатлар кырымтатарларның өч елга якын сак астында торуы төрмә җәзасы узуга охшый дип белдерә.

Русиянең Ростовтагы Дон шәһәрендәге Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларын сак астында тоту вакытын озайтты. Алар тикшерү изоляторында 12 ноябрьгә кадәр булачак. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Мәхкәмә утырышы вакытында адвокат Алексей Ладин кырымтатарларны сак астында шулай озак тотуны "җәза чарасына охшый" дип белдергән. "Мин яклый торган Зекирьяев 13 бала атасы. Ул каядыр качар дип шикләнеп булмый. Аның 13 баласын тәрбияләү хокукын тартып алдылар. Мәхкәмә иреген чикләү чарасын үзгәртергә карар бирсә, яклау ягы гаепләнүчеләрнең мәхкәмәгә килүен тәэмин итәчәк" дигән адвокат.

Башка адвокатлар да үзләре яклаган фигурантлар өчен бүтән төрле чикләү чарасы билгеләүне сораган. Әмма мәхкәмә бу үтенечләрне кире каккан.

"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары тикшерү изоляторында инде өч елга якын утыра.

2017 елның октябрендә Русия куәт оешмалары Бакчасарайда кырым татарлары йортларында тентү уздырып, Тимур Ибрагимов, Марлен Асанов, Мемет Белялов, Сейран Салиев, Сервер Зекирьяев һәм Эрнес Аметовларны тоткарлады. Алар Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнә.

2018 елның 21 маенда Кырымда "Кырым теләктәшлеге" координаторы Сервер Мустафаев һәм Бакчасарай районы Долинное авылында яшәүче Эдем Смаилов тоткарланды. Аларга каршы гаепләүләрне дә Хизб ут-Тәхрир эшенә кушалар.

"Бакчасарайда Хизб ут-Тәхрир эше" Дондагы Ростов шәһәрендәге Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе тарафынннан 2019 елның 15 ноябрендә карала башлаган.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.