Башкортстан активисты, юрист, республикада экстремист дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган “Башкорт” оешмасы вәкиле Руслан Габбасов 10 августка каршы төндә Куштау шиханында активистлар һәм аларга каршы җибәрелгән битлекле кешеләр бәрелеше вакытында яралануын хәбәр итте.
"Көндез Куштауны яклап флешмоб узгач, сәгать кичке уннар тирәсендә Куштауга күпсанлы техника килә дигән хәбәр тарала башлады. Куштауны яклаучылар аланына ватандаш киемнән 300гә якын ир-егет килеп, физик көч куллану белән янап, аланны сүтүне таләп итте. Мин дә әти-әниләрем авылыннан вакыйга барган урынга киттем. Килгәч шундый күренеш: керү урынында юлда бик күп төзелеш техникасы – Камазлардан башлап, тракторларга кадәр. Алларында аларны уздырмыйча безнең 30-40 егетебез тора. Аларга каршы 80гә якын ЧОП кешесе һәм 300гә якын егет. Бөтенесенең башында капюшон, беләкләренә ак тасма бәйләнгән. Килүем булды, шушы масса безне юлдан алып атып, техниканы уздырыр өчен, безгә ташланды.
Безнең тарафка ташлар һәм таяклар очты. Мин яклаучыларның беренче рәтендә тора идем, миңа ниндидер тупас әйбер белән суктылар, кастет булырга мөмкин, кашымны ярдылар. Полиция дә шунда торды, катышмады. Куштауны яклаучыларның йөзләрендә кан күргәч, алар безне таптап китәчәкләрен һәм зыян күрүчеләр күп булачагын аңлады, һәм шунда гына “йодрыкларны болгамаска” чакыра башладылар. Безне кысрыклап чыгарырга маташулары хакында бер сүз әйтмәделәр.
Алга таба да ике сәгать дәвамында безне юлдан алып атарга тырыштылар, тик барып чыкмады. Полиция тик торды диярлек, бары төртешмәскә генә чакырды.
Куштауны яклаучылар килә торды, аларның саны күбәйде, һәм безне этеп чыгару мөмкин түгел икәнен аңлап, берничә сәгатьтән таралыша башладылар. Ул кешеләрне автобусларда алып килгәннәр иде, алар нәтиҗәдә җәяү китте, чөнки автбуслары кайтып киткән иде инде. Бер өлеше номерлары салдырылган машиналарда килгән иде. Әйтергә кирәк, Куштауга кергән җирдә юл кырыенда берничә ЮХИДИ экипажы тора иде, алар бу номерсыз машиналарны бер каршылыксыз уздырды. Шул ук вакытта Куштауга ярдәмгә килгән егетләрне туктатып, Стәрлетамак РОВДсына алып киттеләр. Кайсы машиналарны алып китәргә икәнен штатлы киемдәге бер кеше әйтеп торды.
“Гопниклар” кайтып киткәч, ЧОП кешеләре тагын берничә тапкыр Куштауны яклаучы активистларны юлдан этеп чыгарырга тырышып карады, бер тапкырында аларга полиция ярдәм итте. Ләкин булдыра алмадылар. Ул вакытка Куштау яклаучылары саны 200 кешегә якынлашты. Үрнәк авылыннан хатыннар килде, алар ЧОП кешеләрен оялтырга тырышты. Ул арада полиция БСК саклау хезмәте кешеләрен һәм Куштауны яклаучыларны ике якка аерып куйды", дип яза Габбасов.
Активист Куштаунда төнлә буган вакыйгаларны “үз халкыңа каршы сугыш” дип бәяли.
9 августта Башкортстанда Куштау шиханын "Сода" ширкәтеннән яклап өч меңнән артык кеше тау итәгенә җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып торды, Башкортстан байрагы сузылды. Чарада Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары бар иде.
Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.
Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.