Татар эстрадасының танылган артистлары Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Азат белән Алсу Фазлыевлар һәм башкалар Башкортстандагы Куштау шиханын яклап чыкты.
"Башкортстан, без сезнең белән!" дип башлый үз язмасын Фирдүс Тямаев. "Ничә көннәр йөрәгем әрни бу хәлләргә, мин ышанам бу Аллаһы Тәгалә биргән Куштау байлыгына тимәсләр дип! Бу тауда күпме тарихи байлык, күпме сер, Башкортстаннын йөрәге! Без яшь буын, безнең кулда киләчәк" дип яза ул.
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова да "Куштау яшә!" ди. "Башкортстан, без бергә! Киләчәк буыныбызга, балаларыбызга калдырырлык Аллаһ Тәгалә биргән бу табигать байлыгын бергәләп саклыйк дуслар!" дип язып чыккан ул.
Илсөя Бәдретдинова шулай үк "Башкортстан, без сезнең белән!" ди. "Куштау яшәргә тиеш! Гадәттә мин бик әйтәсем килгәндә дә сәясәткә кысылмаска тырышам! Ләкин бу очрак күңелгә тиде. Һәр иртә директка, башкорт туганнардан йөзләгән ярдәм сораган хатлар килә. Без бик сабыр халык! Ахырга кадәр сабыр итәргә өйрәнгән! Ләкин һәр нәрсәнең азагы була! Үзебез адым саен "экология начар, суларга хава да калмады, дип зарланабыз. Ярар бүген... Ә киләчәктә балаларыбызга ни калыр?" дигән сорау бирә җырчы.
Айдар Галимов үзенең мөрәҗәгатендә Башкортстандагы өч шиханның дөньякүләм байлык булуын искәртә. "Безнең шиханнар уникаль геологик, тарихи табигать хәзинәсе генә түгел, безнең халык байлыгы да! Мин "Сода"га каршы түгел, ул данлы Стәрлетамакның шәһәр коручы ширкәте. Ул -- эш урыннары, минем күп кенә якташларым, авылдашларым шушы ширкәттә көчен һәм сәламәтлеген кызганмыйча эшләде һәм хәзер дә эшли. Ләкин миңа калса, төп проблем шунда – зур ширкәтләр илкүләм мираска ия булып алган да, калдыксыз һәм экологияле технологияләргә акча тотасылары килми. Аларга әйләнә-тирә мохитнең иминлегенә караганда тиз арада табыш алу һәм икътисади файда булуы мөһим. Шиханнарны БСК куллана торган иске совет чоры ысуллары белән эшкәртү алга таба экология торышының җитди рәвештә начараюына китерәчәк, алар урнашкан районда гына түгел, республика күләмендә дә. Хәзер барган процесслардан читтә кала алмыйм, бигрәк тә соңгы көннәрдә – күңел әрни... Көч куллану юлы белән баруны ярамаслык әйбер дип саныйм, ул бер дә яхшыга илтмәс! Бүгенге икътисадта әйбернең акчалата бәясе дигән төшенчә бар. Ләкин шул ук вакытта "бәяләп бетергесез" дигән гомумкешелек төшенчәсе дә бар. Минем уйлавымча, безнең шиханнар безнең республика өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә чиксез кыйммәткә ия. Шуңа күрә мин һичшиксез барлык өч шиханны да эшкәртүгә каршы чыгам" дип яза Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты.
"Үз илебезнең күрке булып торган матурлыкка кагылмыйк" дип мөрәҗагать итә Данир Сабиров. "Сода җитештерү ягыннан бизнесменнар башка чаралар табарлар дип өметләнәм" дип өсти артист.
Куштауны яклап "Gauga" татар рок-төркеме солисты Оскар Юнысов та җыр яздырткан. "Саташкан убырлар эчертәләр канны дымлы туфракка" дип җырлый тумышы белән Башкортстаннан булган музыкант.
Азат белән Алсу Фазлыевлар да шиханны яклап язма чыгарган: "Яшә, Куштау! Ходай биргән табигать байлыгын саклыйк! Башкортстан, без сезнен белән!" дип язып чыкты алар.
"Табигать үзенә зыян салганны яратмый! Иртәме-соңмы, җавабын кайтара! Куштау, рухи яктан булса да, без сезнең белән! Сезнең өчен!" дип яза Әбри Хәбриев.
Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Идрис Калимуллин да Куштауны яклап видео-мөрәҗәгать яздырган.
Шулай үк Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар җырчысы Гүзәл Әхмәтова да Куштау шиханын яклап фото урнаштырган.
Татар артистлары язмалары #куштауяшә хештегы белән билгеләнгән.
Русиядә танылган артист Максим Галкин да Башкортстандагы шиханнарны яклап чыкты. "Куштау шиханын коткарыйк! Хәзерге мәлгә экология активистлары аланын сүтеп ташладылар. Җинаять эшләре ачу белән янаганга күрә алар таудан ките. БСК (Башкортстан сода компаниясе) җитәкчелеге тауны эшкәртүнең бүтән альтернатив юлы юк дип белдерә. Мин агрессиягә һәм ызгышны көчәйтүгә каршы, боерыкны үтәүче хокук саклау хезмәткәрләренә хөрмәт белән карау яклы. Ләкин мин экология һәм илнең тарихи-мәдәни ландшафтын саклау өчен ничек көрәшергә икәнен белмим. Минем Башкортстандагы битараф булмаган кешеләргә теләктәшлек белдерәсем килә!" ди артист.
Тумышы белән Уфадан булган танылган рок-музыкант Юрий Шевчук та Куштауны яклап видео-мөрәҗәгать яздырды. "БСК хиссәләрен тотучылар күптән инде Стәрлетамак тирәләрендә яшәми. Алар Швейцария һәм Канадада яшәп, лобстерлар ашап ята. Аларның өстәмә табышны ычкындырасылары килми, ә калганы аларны борчымый" дип яза җырчы һәм сода табу өчен башка, альтернатив, чималсыз ысуллар эзләргә чакыра.
БУ ТЕМАГА: "Хәбиров, син Лукашенко кебек". Куштауда каршылык көндәлеге15-16 августта Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде һәм уртак карарга килгәнче, шиханны эшкәртү туктатылып торачак дип ышандырды.
Шимбә көнне каршылык вакытында тоткарланган Куштауны яклаучы 50дән артык активист әлегә сак астында кала.