Казанда Куштауны яклап ялгыз пикет үтте

Наил Нәбиуллин

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Башкортстандагы Куштау шиханын яклап Казанда ялгыз пикет уздырды. Наил Нәбиуллин пикетка чыгуының төп максаты Куштауны яклау, шиханны яклаучыларга теләктәшлек күрсәтү һәм андагы тоткарлауларга борчылу белдерү булуын әйтте.

Казанның Бауман урамында “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин “Яшә Куштау” шигаре күтәреп ялгыз пикет уздырды. Нәбиуллин Азатлык хәбәрчесенә, кайда гына булмасын, табигый Куштауны якларга кирәк, диде.

“Куштау тирәсендә Кызыл китапка кергән хайваннар да, үсемлекләр дә яши һәм үсә. Куштау эшкәртелүгә дучар була икән, табигый буларак болар да юкка чыга дигән сүз”, диде Нәбиуллин.

“Бүген без экологик хәлдән чыгып балаларыбыз, оныкларыбыз өчен бу табигый урыннарны саклап калырга тиешбез. Без шиханның юкка чыгарылуына битараф кала алмыйбыз. Күрше Татарстанда яшәсәк тә, әлеге тау өчен борчылабыз. Шулай ук андагы активистларны тоткарлаулар, аларны һаман да җибәрмәүләр дә безне нык борчый”, ди ул.

Пикетчы бу чара белән шиханнарны саклап калуны таләп итүләрен белдерде һәм табигатьне ниндидер финанс керемнәр өчен юкка чыгармауны таләп итүләрен әйтте.

“Куштауны юкка чыгаруда төп сәбәп бизнес һәм керем алу. Эшмәкәрләр акча эшләргә тели. Әмма табигатьне бозуны бернинди акчалар белән дә бәяләп булмый. Чөнки табигать ул киләчәк өчен, табигать ул үзебез өчен, табигать бөтен дөнья өчен. Куштау яшәргә тиеш”, дип белдерде “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты.

Пикетны карап торган галим Илнар Гарифуллин да Азатлыкка, Куштауны саклау мәсьәләсенең бары тик башкорт милли хәрәкәте проблемы гына булмавын, бер үк вакытта Башкортстандагы табигатьне саклау проблемы да булуын әйтте.

“Куштау проблемы ул халыкны ишетү проблемы да. Чөнки бүген Башкортстандагы җитәкчелек, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм аның администрациясе халыкны ишетергә теләми. Бу ялларда Куштау янында үткән вакыйгалар алар нәкъ менә шуның белән бәйле”, дип белдерде ул.

Гарифуллин, Башкорстан җитәкчелегенең халыкны ишетергә теләмәвен иң беренче чиратта акча артыннан чабуга һәм Башкортстан башлыгының артка чигенми торган характерына бәйләп аңлатты.

“Беренчедән башкорт сода ширкәте бик бай ширкәт. Шуңа күрә ул үз сәясәтен хупласыннар өчен кирәкле түрәләрне дә сатып ала ала. Икенчедән Радий Хәбиров үз характеры белән Путинны кабатлап, нинди фикергә килгән булса, шул юнәлештә бара торган кеше. Халык ни генә әйтсә дә, үз сәясәтеннән тайпылмаска тырыша.

Шуңа күрә Хәбиров Куштауда көч куллану форматына күчеп карады. Әмма халыкның күпләп Куштауны яклап чыгуы аның бу сәясәтен гамәлгә ашыруга комачаулады. Ул хәзер өлешчә чигенде. Алга даба Куштау темасында нинди дә булса компромис вариант булырга мөмкин, дип белдерде тарихчы галим Илнар Гарифуллин.

16 августта Куштауны яклау пикетлары АКШның Нью-Йорк һәм Лос-Анджелес шәһәрләрендә дә узды.