Русия саклану министрлыгы гаскәрдә "бабайлык" тулысынча бетерелде дип белдерде

Андрей Картаполов

Министр урынбасары фикеренчә, "бабайлык" бетерелү русияләрнең гаскәрдә хезмәт итәргә теләвенә тәэсир иткән.

Русия гаскәрендә "бабайлык" һәм казармалардагы хулиганлык күренешләренең тулысынча "тамыры корытылды" дип белдерде Русия саклану министры урынбасары Андрей Картаполов. Бу фикерен түрә "Гаскәр-2020" форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә әйткән дип яза РИА Новости.

"Үзенең чыгышында генерал-полковник Андрей Картаполов Хәрби көчләрдә низамнамәгә сыешлы тәртип урнаштыруда уртак гамәлләрнең дөрес юнәлеше сайланганына аерым игътибар юнәлтте. Бу эш нәтиҗәсендә хәрби җинаятьләр саны сизелерлек кимеде, "бабайлык", "казармада хулиганлык" төшенчәләренең тулысынча тамыры корытылды" диелә форумның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Генерал бу гамәлләр "хәрби чакырылыш сыйфатына һәм Русия ватандашларының Хәрби көчләр рәтләрендә хезмәт итәргә теләгенә йогынты ясады" дип белдергән.

Узган елның октябрендә Байкал арты хәрби бүлегендә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтергәннән соң аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов улын мондый адымга бары "бабайлык" кына этәргән була алуын әйтте.

Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә низамнамәгә сыешмаган мөнәсәбәтләр булуы тикшерү барышында расланды. Шәмсетдиновны һәм тагын берничә солдатны җәберләгән өчен Руслан Мухатов шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сумлык штраф җәзасына хөкем ителде.