НАТО Русиядән "Новичок" җитештерү програмын ачып бирүне таләп итә

Йенс Столтенберг

НАТО илләре вәкилләре Русия сәясмәне Алексей Навальныйны агулау турында сөйләшү өчен ашыгыч киңәшмә уздырды

НАТО илләре Русияне "Новичок" сугышчан агулау матдәсе өстендә эшләү програмын Химик коралны тыю оешмасына ачып бирүгә чакырды. Бу турыда матбугат конференциясендә НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг белдерде. Чараның трансляциясе Twitter-да барды.

Бүген НАТО илләре вәкилләре Русия сәясмәне Алексей Навальныйны агулау турында сөйләшү өчен ашыгыч киңәшмә уздырды. Бундесвер лабораторияләре экспертизалары Навальныйның "Новичок" агуына охшаган матдә белән агуланганын күрсәтте, бу төр матдәләр химия коралына керә.

Русия Химия коралын тыю турында Килешүгә кул куйган ил. Килешүгә ярашлы, сугышта кулланылучы агулый торган матдәләрнең барлык запаслары юкка чыгарылырга тиеш иде. 2017 елда Мәскәү агулы матдәләр кулланыла торган корал запасларының тулысынча юк ителүе турында хисап бирде.

"Химик коралны куллану кеше тормышларын хөрмәт итмәүне күрсәтә һәм халыкара кагыйдәләрне бозу булып тора" дип белдерде Столтенберг. Ул Навальныйны агулауны "төп демократия хокукларына һөҗүм" дип атады.

"Новичок" төрендәге агулау матдәләре Советлар берлегендә XX гасырның 70 еллар ахыры - 80 еллар башында "Фолиант" яшерен програмы кысаларында эшләп чыгарылган. Советлар Берлеге химик матдәләрне нигездә чит ил үрнәкләреннән күчереп алып ясаса да, "Фолиант" програмы кысаларында эшләп чыгарылган матдәләр дөньяда бердәнбер шундый матдә булып тора дип язган иде.

2019 елда Химик коралны тыю оешмасы "Новичок"ка охшаган матдәләрне тыелган кораллар исемлегенә кертте.