Башкортстанда Радий Хәбиров янына керергә теләгән активист өч тәүлеккә сак астына алынган

Алла Яковлева Республика йортында тоткарланган.

Уфаның Шота Руставели урамында яшәүче бер төркем җәмәгатьчелек бүген Республика йортының ишек төбен саклады. Алар Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу өмет иткән иде. Халык үзләренең йортлары каршында күпкатлы йорт төзүгә каршы. Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов аларның таләпләрен Радий Хәбировка җиткерергә ышандырды.

Активистлар белән Башкортстан башлыгына мөрәҗәгатьләр бүлеге башлыгы Алексей Попков та сөйләште һәм таләпләрне мөрәҗәгать рәвешендә калдыруны сорады, республика йортының холлын бушатуны сорады. Чыгып китүдән баш тарткан активист Алла Яковлеваны башкаланың Киров районының полиция бүлегенә алып китеп “вак хулиганлык” маддәсе нигезендә беркетмә тутырганнар. Соңрак аның өч тәүлеккә сак астына алынуы билгеле булды.

Әлеге Шота Руставели урамының бишенче йортында яшәүчеләр каршылык чараларын берничә ай алып бара. Алар йортлары янәшәсендә 34 катлы йорт төзүгә каршы көрәшә. Каршылык чарасында катнашучылар йортлары янында төзелеш алып бару яшәгән йортларына зыян китерә, нигезләре какшый, диварлары ярыла башлаган дип белдерә.

Әлеге җәнҗаллы йортта яшәүчеләр вәкиле Алла Яковлева июль аенда Мәскәүдә Кызыл мәйданда да пикет уздырды. Июнь аенда Уфа мэриясенә кадәр тәре йөреше дә уздырдылар, шул ук айда сигез кеше башкала хакимияте каршында тезләнеп тә торды.