Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфаның Шота Руставели урамы 5нче йорты янында барган төзелешне карарга килгән. Ул иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төзү ярамый дип белдергән. Бу турыда Башинформ хәбәр итә.
“Монда бернинди дә йортлар төзү булмаячак. Бүген үк бөтен эшне туктатыгыз, кичен контрольгә алачакмын. Намуссыз кешеләр! Монда торак йорт төзелмәячәк, бәлки балалар бакчасы яки балалар мәйданчыгы – киләчәктә” дигән Хәбиров. Ул Уфада ишегалларны кысан итеп йортлар белән тутыру ярамый дигән, бу кешеләрнең кояш яктылыгы белән тәэмин ителүгә хокукларын һәм башка санитар күрсәткечләрне боза, шәһәр күренешен ямьсезли дип белдергән республика башлыгы.
Шота Руставели урамындагы бишенче йортта яшәүчеләр 2013 елдан ук ишегалларында күпкатлы йорт төзүгә каршы көрәшә. Төзелеш башлангач, җир тибрәлүләре нәтиҗәсендә 1975 елда ук салынган иске йортның диварларында сантимер ярымга җиткән ярыклар барлыкка килгән.
2020 елда активистлар бу бәлагә игътибар юнәлтү өчен күп санлы чаралар уздырды. Әлеге җәнҗаллы йортта яшәүчеләр вәкиле Алла Яковлева июль аенда Мәскәүдә Кызыл мәйданда да пикет уздырды. Июнь аенда Уфа мэриясенә кадәр тәре йөреше дә үтте, шул ук айда сигез кеше башкала хакимияте каршында тезләнеп тә торды.
Сентябрь башында шушы йорттан бер төркем кеше Республика йортына килеп, Хәбиров белән очрашу таләп итте. Әмма очрашу булмады. Республика йортыннан чыгып китүдән баш тарткан Алла Яковлева “вак хулиганлык” маддәсе нигезендә өч тәүлеккә сак астына куелды.