Коронавирус сәбәпле Башкортстанның җиде районына керү тыелды

Радий Хәбиров Куштау шиханында, 2020 елның 16 августы

Кайбер активистлар чикләү чараларын Ишембайда район идарәсе башлыгына каршы узарга тиешле халык җыены белән бәйли.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "югары әзерлек режимы" турында күрсәтмәгә үзгәрешләр керткән. Карар республиканың рәсми порталында җомга кич урнаштырылган.

Коронавирус инфекциясе таралышы сәбәпле махсус рөхсәтсез республиканың җиде муниципалитетына керү тыела. Аерым алганда, Башкортстанның Күмертау һәм Салават шәһәрләре, Илеш, Ишембай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына керү тыелган.

Керү әлеге район һәм шәһәрдә яшәүчеләргә карамый. Башка кешеләргә исә әлеге муниципалитетлар аша бары тик транзит белән бару кушылган. Муниципалитетларда гадәттән тыш хәл булу очрагында гына, яки эш урынына бару очрагында тукталу мөмкин.

Русия эчке министрлыгының Башкортстан идарәсе һәм Росгвардия идарәсенә "ватандашлар тарафыннан әлеге махсус тәртипне саклауны контрольдә тоту өчен" чаралар күрергә киңәш ителгән.

"Idel.Реалии" язуынча, кайбер активистлар чикләү чараларын шимбә узарга тиешле халык җыены белән бәйли. 19 сентябрь көнне Ишембайда район идарәсе башлыгы Азамат Габдерахмановны вазифасыннан алып кую таләбе белән халык җыены узарга тиеш. Оештыручылар әлеге чарага Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнардан кешеләр килер дип уйлый.

Рәсми мәгълүматка күрә, 18 сентябрь көненә Башкортостанда коронавирусны 8 350 йоктыру очрагы теркәлгән. 29 кеше стационарда дәвалана. 32 кеше вафат булган.