Азат Мифтахов мәхкәмәсендә соңгы томнар карала

Азат Мифтахов мәхкәмәдә (архив фотосы)

Соңгы томнар каралса да, мәхкәмә эше әле тәмамланмады, киләсе утырышлар октябрьгә билгеләнде.

28 сентябрьдә Мәскәүнең Головино районы мәхкәмәсендә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтахов эше нигезендә мәхкәмә утырышының чираттагысы узды. Хөкемдар сигез томлык җинаять эшенең калган дүртесе белән танышуны дәвам итте. Азаттан тыш мәхкәмәдә Елена Горбань һәм Андрей Ейкин эше карала. Аларның барысы да Мәскәү өлкәсендә "Бердәм Русия" фиркасе офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнә. Мифтаховтан аермалы буларак, калган ике фигурант чит илгә чыкмау шарты белән иректә, ә Азат Мифтахов 2018 елның февраленнән бирле сак астында кала.

Хөкемдар гаепләнүчеләрнең адвокатлары белән берлектә эш томнарына беркетелгән флешка эчтәлеге белән танышты. Эшкә шулай ук өч гаепләнүченең дә шәхси эшләре беркетелгән иде. Ейкинның - спортта, Мифтаховның фәндәге уңышлары өчен бирелгән күп санлы мактау кәгазьләре, дипломнар, белешмәләр дә эш томнарына кергән. Хөкемдар Сергей Базаров эш урыныннан уңай тасвирламалар гына бирелгән Ейкинның анархист чатларындагы кушаматы "хамло" булуына, ә Мифтаховның берничә ел элек өч оператив хезмәткәргә һөҗүм итүдә гаепләнүенә гаҗәпләнүен белдерде: "Сезнең кыяфәткә караганда, өч оперга һөҗүм итәр дип һич әйтерлек түгел", диде.

Эш томнарына шулай ук анархистларның "Народная самооборона" хәрәкәтен оештыручы Святослав Речкаловның журналист Олег Кашинга биргән интервью турында белешмә дә кергән иде. Речкаловның "сул карашлы радикаллар үзәге булган" Парижга күчүе, кабат Русиягә кайтырга җыенмавы турындагы белешмәне укыгач, хөкемдар "ник кайтмаска, бездә барыбер яхшырак бит", дип куйды. Гомумән, Базаров эшнең күп өлешен киная белән укыды, орфографик хаталарга игътибар итте.

Киләсе утырышларда гаепләүче як шаһитләре тыңланачак. Адвокатлар белән киңәшләшкәч, киләсе утырышлар 8 һәм 13 октябрьгә билгеләнде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,5 ел тулды.

Азатка каршы мәхкәмә утырышлары берничә тапкыр кичектерелде.