Татарстанның төзелеш һәм транcпорт министрлары яңарды

Татарстан хөкүмәте бинасы

Төзелеш министрлыгын Марат Айзатуллин, транспорт министрлыгын Фәрит Хәнифов җитәкләячәк

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнә. Ул элек Татарстан Торак-коммуналь хуҗалык фондын җитәкли иде. Айзатуллин төзелеш министрлыгы хезмәткәрләренә тәкъдим ителде дип хәбәр итә республика медиалары. Министр вазифасына яңа билгеләнү хакында рәсми хәбәр булмады.

Аңа кадәр Татарстанның төзелеш министрлыгын сигез ай дәвамында Фәрит Хәнифов җитәкләгән иде. Ул республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнә.

Татарстанның элекке транспорт министры Ленар Сафин республикадан Федерация шурасына киткән иде.

Марат Айзатуллинга 42 яшь, Буа районында туган. 2001 елда Казан энергетика университетын, 2011 елда КФУның юридик факультетын тәмамлаган. 2010 елдан хөкүмәт вазифаларында. 2010–2013 – Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары, 2013 елдан -Татарстанның Инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе, 2014 елда Татарстан Торак-коммуналь хуҗалык фондын җитәкли.