Тел комиссиясенә тәкъдимнәр: төп эш мәгариф тармагында булырга тиеш

Белем көне

Татар җәмәгатьчелегенең игътибары татар теле комиссиясе эшчәнлегенә төбәлгән. Комиссия татар телен саклау һәм үстерүдә нинди реаль эшләр башкара ала? Дистә еллар буе хөкүмәт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә якланмаган дәүләт теле хәзер үсеш алачакмы? Нинди юллар бар? Азатлык комиссия эшен күзәтә.

6 октябрь Татарстан Дәүләт шурасында президент каршындагы татар телен саклау, үстерү комиссиясенең икенче утырышы узды. Җәй уртасында оешкан комиссиянең беренче утырышында күбесенчә оештыру мәсьәләләре каралды. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов республикада татар теленең торышы белән танышуын әйтте. Ул түрәләр тоткан хисаплар чынбарлыкка туры килми дип белдерде. Министрлыклар, муниципаль берәмлекләренең татар теленә карата мөнәсәбәте турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хисап ясалачак диде ул.

Утырышта эшчәнлекнең төрле юнәлешләре каралды. 15 мәсьәләнең күпчелеге төрле бәйгеләр игълан итүдән гыйбарәт иде. Алар арасында әдәби, музыка бәйгеләре бар, "Балачак җыры" кебек конкурслар да кирәк диелде. Совет берлеге вакытын сагынып, татарча сөйли торган репродукторлар кирәк фикерләр әйтелде. Конкурслар, бәйгеләр дә кирәк, алар да телне саклауга юнәлгән, ләкин Татарстан президенты каршында зурлап оешкан дәүләт комиссиясеннән җәмәгатьчелек күбрәк стратегик планнар, телне дәүләт дәрәҗәсендә үстерү һәм популярлаштыру адымнарын, татар мәгарифен коткару механизмнарын көтә. Әлегә утырышта бу мәсьәләләрне күтәрүче булмады, алар турында фикер алышу да булмады.

БУ ТЕМАГА: Яшьләр форумы Татар телен саклау комиссиясенә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте

Бу утырыш алдыннан, 5 октябрь көнне Дөнья татар яшьләре форумы шурасы комиссиягә үз тәкъдимнәрен ирештерде. 29 тәкъдимнән торган исемлектә мәгариф, иҗтимагый киңлек, медиа өлкәләренә караган адымнар санап кителә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга караган тәкъдимнәр дә бар.

Татар яшьләре үзләре китергән юнәлешләрне нигә әһәмиятле дип саный? Бүгенге көндә телне үстерү өчен беренчел игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәк һәм бу дәүләт кулындамы? Бу хакта Азатлык Дөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы, "Гыйлем" порталы җитәкчесе Айдар Шәйхиннан сорашты.

"Тел киләчәгенә ачкыч – мәгариф"

Шәйхин сүзләренчә, бүгенге көндә татар телен саклауда төп эш мәгариф тармагында булырга тиеш, аны ул тел киләчәгенә ачкыч дип атады. Шуңа күрә тәкъдимнәрнең зур өлешен мәгариф юнәлешенә караган мәсьәләләр тәшкил итә дә дип аңлатты ул.

Айдар Шәйхин

"Телнең тулысынча яшәве өчен аның мәгарифнең барлык баскычларында булуы мөһим, балалар бакчасы–мәктәп–югары белем дигән эзлекле чылбыр булырга тиеш. Ягъни, ата-ана үз баласын татар телендә тәрбия һәм белем биргән балалар бакчасына биреп, шуннан соң татар мәктәбенә озатып, аннары татарча фәннәр укыткан университетка илтү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Шуңа иң беренче һәм төп тәкъдимнәребезгә шуларны яздык", ди Шәйхин.

Балалар бакчасы–мәктәп–югары белем дигән эзлекле чылбыр булырга тиеш

Кәгазьдә татарча укыткан белем бирү оешмалары бик күп, ләкин аларның күпчелегендә чынбарлыкта татарча белем бирү һәм тәрбия юкка чыккан диярлек. Шуңа форум шурасы андый оешмаларга бәйсез мониторинг ясау кирәк, татарлыгын югалткан мәктәп, балалар бакчаларын барлап, аларны кире төп юнәлешенә кайтару кирәк, дип саный.

Елдан елга мәгарифкә караган сораулар арта, ди Шәйхин. Алар һаман актуаль, аларны беренче чиратта хәл итү мөһим: татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытуны федераль стандартларга керттерү, федераль оешмалар белән бу мәсьәләдә эш алып бару, татар телен нәтиҗәле укыту технологияләрен алга сөрү, бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру мөмкинлеген булдыру, университетларда татарча белем биргән төркемнәр ачу һәм башкалар. "Күпчелек тәкъдимнәрдә без гомуми сүзләр белән генә чикләнмәдек, конкрет механизмнарны да күрсәттек. Мәсәлән, татарча югары белем алу турында әйтәбез икән, яшьләр форумының моның турында махсус концепциясе бар, бүгенге шартларда бер тәкъдим буларак, һәр университетта татар төркемнәрен ачып, кешеләргә ике диплом алу мөмкин: берсе шул университетныкы булса, икенчесе Милли университет булачак. Бу күп чыгым таләп итмәячәк, инде булган инфраструктураны кулланып була.

Татар телендә белем бирүче мәктәпләрне барларга, татарча укытмаган мәктәпләргә карата стратегик карарлар кабул итү кирәк

Татар мәктәпләре турында да махсус концепция әзерләнде. Татар телендә белем бирүче мәктәпләрне барларга, чынбарлыкта татарча укытмаган мәктәпләргә карата кадрлар һәм стратегик карарлар кабул итү мөһим. Татар телендә фәннәр укыткан укытучыларны даими әзерләү, квалификация арттыру мөмкинлеген булдыру, мәктәпләрне заманча китап-әсбаплар белән тәэмин итү, һәм башка күп кенә конкрет тәкъдимнәр бар. Аларны өйрәнергә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итәбез", ди Айдар.

Ата-аналар белән эш тә хәзерге вакытта алып барылмый диярлек. Активистлар фикеренчә, бу эшне системлы көйләү мөһим, моның Башкорт корылтае каршында ата-аналар оешмасы мисалы да бар. "Ата-аналарга татарча уку нигә кирәк, татар телендә белем алу - башка телләргә зыян итми, күп тел белү өстенлекләре кебек мөһим әйберләрне аңлату мөһим. Бу эшне районнар, иҗтимагый чаралар белән бергә алып бару кирәк, шул ук Татар конгрессында бу юнәлеш белән шөгыльләнгән бүлек форматы да уңышлы эшли алыр иде", ди Шәйхин.

Яшьләр форумы активистлары фикеренчә, иҗтимагый киңлектә дә дәүләт активрак эшләргә тиеш. Аларның тәкъдимнәрендә Татарстанда икетеллелекнең даими мониторингын алып бару, 2022 елга кадәр Казанның тарихи үзәгендә барлык элмә такталарын татар телендә дә башкару, рәсми чыгышлар, хисапларның кимендә 20 проценты татарча булырга тиешлеге әйтелә.

Татар телендә хезмәт күрсәтүгә өйрәтү системын булдырырга тәкъдим итәбез

"Татарстан үз дәүләт телен пиарларга сәләтле, һәм ул моны башкарырга тиеш тә. Еш кына төрле хосусый оешмалар: кафелар, кунакханәләр, кибетләр татар теленә ачык булырга тырыша, аларга бу юнәлештә ярдәм итәргә кирәк, мәсәлән, без андый оешмаларга татар телендә хезмәт күрсәтүгә өйрәтү системын булдырырга тәкъдим итәбез. Бушлай тренинглар, кыска тел курсларына бик теләп кушылырлар, дип уйлыйбыз. Эре ритейллар белән дә эш алып бару кирәк. Моннан тыш татар теле үзәге булдырылса, ул татар теленең пиар юнәлешен даими алып бара алыр иде, аның кысаларында тел курслары, сөйләшү клубларын да оештырып булыр иде", ди Шәйхин.

Медиа өлкәсендә дә эшләрлек эшләр бик күп, дип саный яшьләр. Алар арасында яшьләр татар телендә фильмнар һәм мультфильмнар төшерү эшен активлаштырырга, дөньяда популяр булган видеоуеннар, компьютер уеннары, фильмнар, китапларны татар теленә тәрҗемә итү, популярлаштыру кебек гамәлләрне тәкъдим итә.

БУ ТЕМАГА: Тел комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәлә

"Тел киләчәге турында сөйлибез икән, без, беренче чиратта, яшьләр турында сөйләргә кирәк. Ә яшүсмерләрне, яшьләрне бүген нәрсә кызыксындыра? Marvel фильмнары, Netflix сериаллары, Playstation хитлары, Youtube блогерлары, чит ил бестселлерлары. Димәк, монда бер генә юл бар, яшьләргә бу төр контентны татар телендә тәкъдим итү кирәк, бу юнәлешләргә татарлыкны кертү кирәк. Бу адымнарсыз татар телен яшь буын өчен кызыктырырлык итү бик авыр булыр, бәлки хәтта мөмкин дә түгел", дип сөйләде безгә активист.

Аның сүзләренчә, бу юнәлеш бик зур финанс чыгымнар таләп итә, ләкин бу Татарстан кулыннан килә ала. Футболчыларга зур гонорарлар түләгәндә, татар теленә дә финанс яктан зуррак игътибар бирелергә тиеш, дип саный активистлар.

Яшьләр форумы тәкъдимнәрендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да берничә пункт каралган. Инде эшләп килгән Каюм Насыйри институты эшчәнлеген заманчалаштыру һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теле курсларын оештырудан тыш, биредә мәктәпләр турында да кызыклы тәкъдим бар.

Татар мәктәпләрен Мәскәүдә, Уфада, Төмәндә ачу беренче уңышлы адым булыр иде

"Тәкъдимебез шундый: татарлар күпләп яшәгән шәһәрләр Русиядә аз түгел. Татарстан андый шәһәрләрдә татар полилингваль мәктәпләрне ачса, җирле милләттәшләргә татарлыкны саклау күпкә җиңелрәк булыр иде. Бу юнәлешнең махсус програмы булып, татар мәктәпләрен Мәскәүдә, Уфада, Төмәндә ачу беренче уңышлы адым була алыр иде", ди Шәйхин.

Гомумән, аның сүзләренчә, тәкъдимнәрнең күпчелеге татар җәмәгатьчелегенә болай да яхшы таныш. Төп эш аларны башкаруга төртелеп кала. Ә инде бу эшне дәүләтсез һәм аның тулы вәкаләтле комиссиясез башкарып булмас. Шуңа бу тәкъдимнәрне татар теле комиссиясенә яңгыраттык та. Алар никадәр игътибарга алыныр һәм гамәлгә ашырылыр, әйтә алмыйм, диде активист Айдар Шәйхин.

"Милли элитаны милли университетсыз үстереп булмый"

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, татар теле комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин яшьләр тәкъдимнәре белән танышкан. Һәрбер тәкъдимдә тел мәсьәләләренә карата зур борчылу ята, һәр тәкъдимне алып сөйләшсәк тә, аны тормышка ашыру кирәк, ди ул. Мәсьәлә аны ничек башкару, нинди шартлар тудыруда.

Рамил Төхвәтуллин

"Тәкъдимнәрдә еш кына "таләп итү" дигән сүзләр очрый. Минемчә, бүгенге көндә хис-эмоция белән түгел, мантыйкка нигезләнеп, реаль вазгыятьтән чыгып эш итү кирәк. Без дипломатия, нечкә сәясәт белән эш итмәсәк, безнең тәкъдимнәрне кире кагу гына түгел, киртә куюлары да ихтимал. Мәсьәләләрне сәнәк күтәрмичә хәл итү кирәк.

Күпчелек тәкъдимнәр – милли университет та, БДИны татарча тапшыру мөмкинлеге дә – көн кебек ачык мәсьәләләр, аны тормышка ашырырга кирәк, бу безнең вазифабыз да булырга тиеш. 5-10 елга гына план корып булмый, кимендә 30 еллык планыбыз булырга тиеш. Милли элитабызны үстерергә телибез икән, милли университетсыз булмый", ди Төхвәтуллин.

Милли университет та, БДИны татарча тапшыру да – көн кебек ачык мәсьәләләр, аларны тормышка ашыру кирәк

Депутат сүзләренчә, мәктәпләрнең татарча эш итүе, беренче чиратта, укытучылардан тора. Мисал итеп ул үзе депутат булып сайланган Лениногорски шәһәре гимназиясен китерә, анда татар телен туган тел буларак, милләтенә карамастан, барлык балалар сайлаган. Төп эш мәктәп коллективыннан тора, дип саный ул. Комиссия әгъзалары исә үз ягыннан һәр районга беркетелде, алар бу эшчәнлекне районнар белән алып барачак.

"Тормышның кануны – бөтен нәрсә идеядән башлана, аны гамәлгә куяр өчен концепциясе, планы булырга тиеш. Хәзер менә бу концепция булдырыла да. Комиссия эшен башлады гына, барысын да берьюлы эшләп булмый, ләкин эш бара. Тәнкыйтьчеләр гел булыр ул, ул да бик кирәк, ләкин конструктив тәнкыйть кирәк", дип сөйләде Төхвәтуллин.

Гомумән, яшьләр форумы тәкъдимнәрен ул уңай бәяләде, саллы фикерләр диде. Комиссия үз ягыннан яшьләр форумы белән дә, башка иҗтимагый оешмалар белән дә якыннан эшләргә әзер, бу эш инде бара, диде Рамил Төхвәтуллин Азатлыкка.

"Иҗтимагый оешмалардан да активлык кирәк"

Милли мәгариф белгече, галим, шулай ук комиссия әгъзасы Марат Гыйбатдинов та форум тәкъдимнәрен яхшы һәм урынлы дип атады. Тик полилингваль мәктәпләр, дәреслекләр кебек бу эшләрнең күбесе инде эшләнә, ди ул. Кайбер башка тәкъдимнәр исә Татарстаннан гына түгел, федераль үзәктән дә тора, ул җиңел генә хәл ителми.

Марат Гыйбатдинов

"Ә кайбер тәкъдим ителгән юнәлешләрне, гомумән, дәүләттән көтеп торырга кирәкми. Әйтик, хосусый мәктәпләрне дәүләт ачмый, татар теле фондын да иҗтимагый оешмалар да оештыра ала. Монда бөтен татарның бергә эш итүе кирәк. Башка тәкъдимнәр исә бик кирәкле, мисал өчен, ата-аналар белән эш итү бик мөһим, моны бик озак сөйләп торабыз", диде ул.

Гыйбатдинов сүзләренчә, күп мәсьәләне хәл итү өчен иҗтимагый оешмалардан да зур активлык кирәк, җәмгыять үзе дә контроль итәргә тиеш. "Шул ук ата-аналар белән эшләү, мәктәрләрдә татар теленең чын тормышы, яшәеше – боларны халык үзе күзәтеп бара ала бит, кирәк булса, мәгълүматны комиссиягә җиткерергә була. Урыннардан мәгълүмат килсә, комиссиягә дә җиңелрәк була. Комиссия үз эшен әкренләп эшли, ләкин халык күтәрелмәсә, монда берни эшләп булмый", ди ул.

Галим комиссия үз эшен әле башлап кына җибәрә, әле проблемнарга керү, башлангыч этабы гына бара ди. "Эшчәнлектә зур игътибар яшь буынга биреләчәк, телнең дәвамчылары алар булачак бит. Замананың яңа мөмкинлекләрен дә файдалану кирәк булачак. Яшьләр һәм олы буынның карашлары бик төрле, менә шул карашларның уртаклыгын табарга кирәк булачак, әлегә ачык карарлар юк", дип сөйләде Азатлыкка Марат Гыйбатдинов.