Тәре йөреше өчен Казан үзәгендә юллар ябылып торачак

Казанда тәре йөреше, архив фотосы

4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак.

Казанның Миславский урамының яртысы 3 ноябрь кичке сигездән 4 ноябрь көндезге бергә кадәр машиналар өчен ябык булачак. Бу чикләү шәһәрдә 4 ноябрьдә тәре йөреше узу аркасында кертелә. Чиркәү бәйрәме белән бәйле чикләүләр турында Казан мэриясе сайтында чыккан карарлар тупланмасында әйтелә.

4 ноябрьдә Казанның Благовещен чиркәвеннән Крестовоздвиженски чиркәвенә таба тәре йөреше узачак. Шул сәбәпле иртәнге 10нан көндезге бергә кадәр үзәктә автомобиль йөреше чикләнә.

Аерым алганда, Кремль, Профсоюз, Батурин урамнарының бер өлеше ябып куелачак. Шулай ук Зур Кызыл, Маркс, Япеев һәм Миславски урамнарының кайбер өлешләренә дә машиналар керә алмаячак.

10 октябрьдә православ чиркәве Казанны яулап алганда үлгән сугышчылар рухына дога кылу чарасы да уздырачак.

Казанда тәре йөреше елына ике тапкыр уза иде. Быел 21 июльдә үтәргә тиешле чара коронавирус эпидемиясе сәбәпле узмый калды.

Шул ук вакытта Казан мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән мөселманнарны исә алып Хәтер көнен уздыру өчен сораган мәйданнарын бирмәде. Бу чарада сепаратизмга чакырулар яңгырарга мөмкин дип аны уздыруга рөхсәт ителмәде. Узган елдагы Хәтер көнен оештыручылар һәм анда чыгыш ясаучылар төрле рәвештә административ җаваплылыкка тартылдылар.

Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.