Светлана Тихановская дәүләтара эзләүгә игълан ителде

Светлана Тихановская

Беларус оппозициясе җитәкчесе “хакимиятне яулап алуга чакырулар” аркасында эзләүгә бирелгән.

Беларус президенты сайлауларында намзәт булган Светлана Тихановская дәүләтара эзләүгә бирелгән. Аны хакимиятне яулап алуга һәм Конституция корылышын җимерүгә чакыруда гаеплиләр. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә.
Беларус эчке эшләр министрлыгы вәкиле Тихановскаяның эзләүдә булуын әйткән, шуннан тыш мәгълүмат бирмәгән.

Элегрәк Тихановскаяның эзләнүен Русия эчке эшләр министрлыгы да белдергән иде.

9 августта президент сайлауларыннан соң Тихановская, эзәрлекләүләрдән куркып, Литвага китте. Оппозиция вәкиле буларак ул Европа лидерлары белән очрашты, алардан протестларга чыгучыларга ярдәм күрсәтүне үтенде.

9 августта Беларуста президент сайлау узды. Анда Александр Лукашенканың 80,1 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде. Оппозиция намзәте Светлана Тихановская 10,1 процент җыйды диелде. Оппозиция исә сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды һәм алар өченче ай туктамый. Каршылар Лукашенканың вазифасыннан китүен һәм илдә яңа сайлаулар уздыруны таләп итә.

23 сентябрьдә Лукашенка яшерен инаугурация уздырып, алтынчы мөддәт президентлыкка кереште. АКШ һәм Европаның тугыз дәүләте Беларус президенты Александр Лукашенка инаугурациясеннән соң аның легитимлыгын танымавын белдерде.

Русия Беларуста президент сайлауларын таныды. Русия президенты Владимир Путин беренчеләрдән булып Лукашенканы президент вазифасына рәттән алтынчы мөддәткә сайлануы белән котлады.