Казанда Татарстанның халык артисты, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, педагог Венера Гәрәева белән хушлашу чарасы узды. Мәрасим чарасы ул яшәгән йорт ишегалдында - Казанның Татарстан урамы, 52нче йорт янында үтте. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга аның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, ул җитәкләгән ансамбль артистлары, җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Алар мәрхүмәнең мөгаллим, сәнгать белгече буларак башкарып калдырган эшләрен искә алып, җылы хушлашу сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Дамир Натфуллин Венера Гәрәеваның йөзләрчә укучы тәрбияләвен искәртте. “59 ел дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, 46 ел Казан музыка училищесында педагог булып хезмәт итте. Шул эш дәверендә Венера Хәсәновна утырткан һөнәри орлыклар дистәләрчә, йөзләрчә укытучыларда, халык җырларын башкаручыларның элек тә, хэзер дә, киләчәктә дә аларның тавышларында яңгыраячак. Кеше китә – хәтер китми” дип сөйләде ул.
Татарстан сынлы сәнгать музееның бүгенге көн сәнгате галереясы мөдире Эльвира Камалова мәрхүмәнең татар милли сәнгатен чиксез яратканын искә алды. “Халыкныкы булган бөтен әйберне эталон дәрәҗәсендә яратты, моңны, татар җырын, көен, фольклорын. Аның янындагылар барысы да шушы яратуга маныла, шушы мәхәббәтне “йоктыра” иде” дип сөйләде Камалова.
Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов: “Ходай тәгалә безгә сезне биргән, сез безнең ансамбльнең фәрештәсе, сез безне саклагыз, сез безгә кирәк” диде.
Артист туган ягы - Саба районы Сүлә авылында җирләнде.
Венера Гәрәева 26 октябрьдә 77 яшендә вафат булды. Аңа кадәр ул COVID-19 белән авырган, шушы авыру тәэсирендә өзлегү аркасыда операция кичерергә мәҗбүр булган иде. Хезмәттәшләре аның хастаханәдән чыгарга әзерләнгән вакытта, көтелмәгәндә хәле начараеп, үлеп китүен язды.